Барлык яңалыклар
Безгә язалар
29 гыйнвар 2019, 12:07

Таня Савичеваның блокада пае

Пушкин, Некрасовлар яшәгән урыннар белән якыннанрак танышу өчен Ленинградта дүрт тапкыр булырга туры килде. Әлбәттә, Пискарев мемориал зиратына да керә алмый булдыра алмадым. Аның үзәгендә Таня Савичеваның көндәлеге урнаштырылган. Хәзерге вакытта тарих музеенда сакланучы көндәлекне тетрәнмичә укып булмый:

«Женя умерла 28 декабря в 12.30 час. 1941 г. Бабушка умерла… Лена… Дядя Вася… Дядя Леша… Мама… Савичевы умерли. Умерли все. Осталась одна Таня».

Тугыз биттән торган дүрт ай ярым язылган көндәлек. Ни­ка­дәр зур трагедия анда! Кыска гына дүрт-биш ай вакыт эчендә бербөтен гаилә юкка чыга һәм боларның барысы да унике яшьлек кызның күз алдында була. Балалыктан чыгып та бетмәгән кыз никадәр көчле рухлы, фашизмга карата нәфрәтле булуын күрсәтә. Бер дә юкка гына аның көндәлеген билгеле Нюрнберг процессында катнаштырмыйлар.

1945 елда Ленинградка Таня­ның эва­куацияләнгән апасы Нина Савичева кайта. Үзенең ис­ке квартирында ул беркемне дә очратмый. Ерак туганы Евдокия Арсеньевага китә. Аңар­дан ул гаи­ләсе белән булган аянычлы хәл­не ишетә. Торып калган әй­берләр арасыннан Нина көн­дә­леген табып ала һәм Таня­ның анда теркәлгән язмаларын тәүгеләрдән булып укый.

Блокадага кайтыйк. Аның мих­нәтләрен чагылдыру өчен бернинди дә сүзләр җитмәс. Ленинградны бит хәтта кошлар да ташлап китә. Алар сизенә, ачтан үлә­се­ләре килми. Шәһәр ачлыктан тил­мерә. Аның белән бергә Таня да.

... Сугыш икмәге. Никадәр кадерле, изге! Санкт-Петер­бург­ның тарих музеенда ул вакытта халыкка өләшелгән коры икмәк кисәге саклана. Карточка системасы буенча кертелгән азык-төлек нормалары көн саен кими барган. Ик­мәккә көнлек норма 125 граммга калган. Ул да агач чүбе кушып пешерелгән. Тора-бара анысы да бетерелә. Тәүлегенә 80 грамм он бирелә башлый. Күз алдына китерегез инде, ни пешереп була аңардан?!

1942 елның 13 маенда көн­дә­легенә соңгы язуларын сызганнан соң Таня белән ни була соң? Иң кадерле әйбере булган әнисенең туй күлмәген тоткан кызның ерак туганы Евдокия Арсеньевага китүен күршеләре күрә. Изге күңелле апа була ул. Кызны бик җылы кабул итә, тик үзенең генә көче көннән-көн кими. Арытабан Таняны балалар йортына озаталар. Ул Горький өлкәсенең Красный Бор авылына эләгә. Бу 1942 елның җәе була. Авыл халкы ятим балаларны үзләренекедәй кабул итә.

Таня озак авырый. Ул иң хәл­сезе була. Аны аякка бастыру өчен инвалид балалар йортына җибәрәләр. Тик алга китеш кенә күзәтелми. 1944 елның 1 июлендә Таня мәңгегә күзлә­рен йома. Дәваханәдә эшлә­гән ат караучы һәм санитарка кызны авыл зиратына җирли. Кабер ташында Таняның фотосурә­те һәм тугыз битлек көндәлеге чагылыш тапкан. Ә аның көндәлеге блокадалы Ленинградның символы буларак җир шарын урап чыкты.
Клара БАЙГАЗИНА.
Читайте нас: