Барлык яңалыклар
Безгә язалар
8 февраль 2019, 14:17

Ерак- ерактан сәлам

Минем, ерак Казахстан ке­ше­сенең, ничек сез­нең «Тә­теш­ле хә­бәр­лә­ре» гә­зи­те­нең даими укучысы булып китүем хакында язып үтәсем килә.

Моннан берничә ел элек улым Михаил гаиләсе белән Башкортстанга күченеп китте. Тәтешле районының Әмиров хуҗалыгында эшли башлады. Ә узган ел аның хакында, алдынгы хезмәткәр буларак, район гәзитендә мәкалә бастырып чыгарганнар. Бу турыда ул миңа телефон аша хәбәр итте.
Шул мәкаләне ишетәсем генә түгел, үз күзләрем белән күреп укыйсым килде. Гәзитнең сайтына кердем. Барлык язмаларны актардым, әмма улым хакында язылган мәкаләне таба алмадым. Батырчылык итеп, язма турында сорашып, редакциягә яздым. Җавапны шулкадәр тиз алдым, хәтта ышанмый да тордым. Бер сә­гать­тән инде мәкаләне укый идем.
Улым сөйләгәннәрдән ишетеп беләм: Тәтешледә ачык, ярдәмчел, киң күңелле кешеләр яши. Мин моны гәзитне укып та инандым.
Хөрмәтле «Тәтешле хә­бәр­ләре» редакциясе коллективы! Сез зур һәм изге эш башкарасыз. Никадәрле матур, эчтәлекле мәкаләләр языла. Анда район перспективалары чагылдырыла, хезмәт кешеләре, күренек­ле якташларыгыз данлана. Сез алар хезмәтен күреп кенә калмыйсыз, ә ул шәхесләр­гә сокланасыз, алар белән чиксез горурланасыз. Әдәби битләрегез дә күңелгә ифрат
ятышлы.
Сезнең тырыш коллективка уңышлар телим. «Тәтешле хәбәрләре» укучыларга бай булсын, һәрбер йортта аны көтеп алсыннар һәм һәркем, кайчандыр гәзитне ачып, үз исемен тапсын. Үзе, якыннары, туганнары хакында язылган саннар кадерле бер истәлек булып озак еллар сак­лансын.
Сезнең хезмәтегезгә чиксез хөрмәт белән хаклы ялдагы укытучы Борис Червяков.
Казахстан.
Читайте нас: