Барлык яңалыклар
Безгә язалар
8 февраль 2019, 12:21

«Кина не будет...»

Авылларда кино үткән гасырның 50нче елларында сирәк-мирәк күрсәтелә башлый. Беренче «передвижкалар» килә. Ул вакытларда бөтен авылларда да электр булмый, шуңа авылга кино алып килүчеләр үзләре белән электр стан­ция­ләре дә йөртә.

Әлеге рәсемдә кино куючы Рафаэль Рамазанов сурәтләнгән. «1955-1956 елларда бер кино белән 72ләп авылда йөреп чыга идем, лента тузып бетә иде», – дип хәтерли ул. Ул заманда халык ничегрәк көтеп алган ул киноны! Кинодан соң авыл яшәреп, яңарып калгандай тоелган бит.
Темасына күрә мәзәге: Бер авылда киномеханик «Кино була» дип белдерү язып элә. Ә үзе кичкә кадәр, нишләптер, каты гына «йомшап китә». Шуннан аның хатыны, кино булмаячагын аңлап, белдерүгә өстәп, «КИНЩИК ПЬЯН, КИНА НЕ БУДЕТ» дип язып куя.
Валерий ШӘИСЛАМОВ.
Кодаш.
Читайте нас: