Барлык яңалыклар
Безгә язалар
8 февраль 2019, 13:10

Сөйли белү – үзе бер һөнәр

Тел күрке – сүз, ди халык. Чөнки кеше уй-фикерләрен, эчке кичерешләрен, холык-фигылен дә җанлы сөйләм аша башкаларга җиткерә. Суны – таяк, кешене теле белән үлчиләр, яисә бутыйлар, дип тә әйтәләр. Телеңне үлчәп сөйлә, дигән әйтем дә бар. Кайчак бер сүз белән дә кеше үзен я уңай, я кире яктан танытып өлгерә. Телнең матурлыгына, мәгънәлелегенә бик борынгы вакытлардан ук игътибар иткәннәр.

Беренче язма әсәрләрдән үк әдәби тел безнең чорга кадәр сакланып килгән. Болгар чорында язылган «Йосыф вә Зөләйха» поэмасында хәзерге әдәби телгә хас булган сүзләр байтак. Шушы заманда ук ата-бабаларыбыз образлы фикер йөртүгә сәләтле булган.
Һәр халыкның үзенә генә хас чагыштырулары була. Һиндстанда кеше күзләренең матурлыгын күрсәтергә теләгәндә, сыер күзе кебек матур, диләр. Чөнки сыер анада – изге җан. Көнчыгыш халыклары арасында матур кызларны дөя баласына тиңләгәннәр. Чагыштырулар кулланып сөйләгән кешене тыңлау үзе бер рәхәт. Ләкин аның да чамасын белү кирәк. Кайбер чакларда артыграк куллану очраклары да күзәтелә. Шул рәвешле кешене рәнҗетеп ташлавың да бар.
Заманабыз алга барган саен, яңа сүзләр барлыкка килә. Яңа төшенчәле сүз өстәүдә язучылар да зур осталык күрсәтә. Шагыйрь Мостай Кәрим «Россиян мин» шигырендә «табындаш», «яудаш», «дандаш», кебек сүзләрне куллана. Бик күп мәгънәгә ия бу сүзләр. Шагыйрь телебездәге гәүһәр кебек сүзләрне иң кирәкле урында кулланып кына калмаган, тагын дә мәгънәлерәк сүзләр иҗат иткән. Аның шигырьләрен әле дә кулыма алып укыйм, элек күрмәгән күркәмрәк сүзләр табам.
Татар теленең сүзлек составы бик тә киң ул. Аларны куллана белергә генә кирәк. Шундый сүзләр була: аларны теләгән бер сөйләм составында бер тигез хокукта кулланып булмый. Гомәр Бәшировның чыгышындагы сүзләр истә калган: «Гүзәл» сүзен нинди генә тишеккә ямау итеп кулланмыйлар. Берәү өй эчен бик тә яхшы итеп эшләгән, һәр җире чиста. Бу очракта «Моның өй эче бик тә гүзәл» дип түгел, ә «Бик тә матур» дип әйтү мәгънәлерәк булыр.
Телебездә сирәгрәк кулланыла торган сүзләрнең бересе – зиннәт. Аның да мәгънәсе берникадәр «матур», «гүзәл» сүзләренә барып тоташа. Туган авылымда Зиннәт исемле бабай бар иде. Бәлки Зиннәтулла булгандыр. Зиннәтуллин дигән фамилия бик тә матур яңгырый.
Тагын бер хәл. Татарча китапларда, татар календарьларында татарча язабыз, дип нинди генә сүзләр куллана башламадылар. Бер-ике генә мисал. Күптәннән кулланган «витамин» сүзе дә хәзер витамин түгел, ә «шифаматдә» дип әйтелә икән. Культура белән мәдәният сүзе дә шулай ук. Оныгым «татар тарихы» дигән китап алып кайтып бирде. Шундагы бер җөмләгә игътибар итик әле: «Тау­лы Алтай халкының бөтен дөньяга танылган бик бай матди культурасы татар дөньясында, татар мәдәниятендә дә билгеле бер эз калдырды».
Тел бизәкләү сүзләре туган-тумачалар, кардәш-ырулар арасында элегрәк аеруча еш кулланыла иде. Әткәемнең кыз туганнарын, мәсәлән, Абзәби, Акъәби, Балтүти дип яшәдек. Балтүти дигәнебез 2003 елда Борай авылының иң олы, хөрмәтле кешесе булып 106 яшендә дөнья куйды. Мин үзем дә Акъәби инде. Туганнарымның балалары телефоннан «Акъәби» дип дәшсәләр, күңелгә ничектер рәхәт булып китә. Без үскәндә Зур бабай, Яшь бабай, Яшь әби, Абзыкайлар күп булды.
Хәзер зур әниләрне күбрәк «нәнәй» диләр. Балаларның теле ачылганда шундыйрак авазлар чыга, шуннан киләдер бу сүз. Сүзбизәкләр әле дә яшәп килә. Күршемдә генә Мәэмүнә апа бар иде. Үзләренең балалары булмады, шулай да ул апа балаларны бик тә яратты. Мин аларга еш кереп йөрдем. Улым Рөстәмне дә ияртеп керәм. Теле ачыла башлаган гына чак. Мәэмүнә апа дип әйтә алмый. Шуннан үзеннән-үзе Матур апа дия башлады. Минем улларым аңа Матур апа исеме бирде. Бу исем бик тә килешле иде үзенә. Ул үлгәч тә без аны Матур апа дип йөрттек.
Инде мин дә дәү әни. Балаларымның ярдәме, йомшак күңеле, җылы сүзләреннән энергия алып калам. Әлеге шул сүз яшәтә, куәтле чара булып тора.
Нигезсез гаепләү, ялган сүз адәм баласын соңгы чиккә җиткерергә мөмкин. Әмма шул халәттәге кешегә дә иң үтемле сүз табып, аны саклап, яклап калырга мөмкин. Атнабай бик тә хак язган:
«... Якты дөнья белән бәхилләшеп,
Һәлакәтен эзләп йөргәндә –
Шул юлыннан тартып алыр өчен
Бу кешегә ифрат аз җитә:
Бер җылы сүз –
Күңел эретерлек наз җитә».
Нәгыймә Нуриханова.
Бүлкайпан.
Читайте нас: