Барлык яңалыклар
Безгә язалар
1 март 2019, 17:55

«Шул вакытта мин кулыма китап алам...»

Балачактан башлап гомерем буе китап укыйм. Сердәшчем дә, киңәшчем дә, таянычым да ул. Китапханәче хезмәтен дә юкка гына сайламаганмындыр. Озак еллар биредә эшләү дәверендә минем кулдан күпме китап үтте! Кулга яңа китап алгач, аны ачып укыр алдыннан була торган гажәеп рәхәт мизгелләр – китапханәче хезмәтенең иң татлы, иң бәхетле минутлары.


Ялгызнарат авыл китап­ха­нә­сенең 80 еллык тарихы бар. Ничәмә буын авылдашларга бе­лем-мәгълүмат биргәндер бу рухи чишмә, кемнәрдер тормыш юлында адашканда китаплардан, андагы геройлар язмышыннан үзенә өлге алгандыр, яшәргә көч тапкандыр. Баксаң, инде кырык елга якын гомерем шушы китапханәдә узган. Авылдашлар белән бергәләп нинди генә кызыклы чаралар уздырылмаган? Китапханәбездә төрле яшьтәге китап укучылар өчен «Аманат» клубы оештырылды. Бүген китапханә авылдашларның аралашу урыны да. Алар үзләренең тәжрибәләре белән уртаклаша, бер-берсеннән төрле кул эшләрен өйрәнә. Яңа килгән китапларга, матбугат басмаларга күзәтүләр үткәрелә.

Китапханәдә интернетка тоташтырылган компьютер бар. Кирәкле материаллар чыгарып алырга да мөмкинлек тудырылган. Болар барысы да кирәк, барысы да заманча.

Китап укучылар белән очра­шып, хәл-әхвәл сорашып, сөй­ләшеп күңел бушатасың, кай­чакларда гыйбрәт аласың, ки­ңәш­ләргә колак саласың. Бү­ген ке­ше­ләргә әнә шундый ара­ла­шу җит­ми, ә безнең китап­ханә­дә­ге очрашулар шул бушлыкны ту­тыра.


Нурания Фәйзрахманова, Ялгызнарат авылы китапханәчесе.
Читайте нас: