Боларны язып, бер кешене дә шаккатыра алмыйсың. Аның эшчәнлеген мактап күп яздылар. Телевидениедә дә чыгыш ясады, бер генә түгел, берничә тапкыр. Санасаң, башкарган эшләрен сөйләп бетерерлек түгел. Без Клара Миәссаровна белән 20 ел бергә эшләдек. 10 елын Югары Тәтешле 2нче мәктәбендә булса, калган елларны туган якны өйрәнүчеләр буларак иҗат иттек. Күренекле даталарга багышлап яки юбилейларга карата эчтәлекле, тематик матур кичәләр үткәрдек. Киңәшләшеп, төрле темаларга мәкаләләр яздык. Халык шагыйре Атнабайның үзе исән чакта берничә әдәби кичәләрен үткәрдек. Берсендә Уфадан үзенең каләмдәшләре белән әдип үзе дә катнашты, Казаннан халык шагыйре Илдар Юзеев та килгән иде. Кичә бик бай эчтәлекле, бик матур үтте. Атнабай безгә үзенең рәхмәтен белдерде. Канәгать иде шагыйрь. Клара ханым якташыбыз Саҗидә Сөләйманова иҗатына гашыйк кеше. Шагыйрәнең әсәрләрен кат-кат сокланып укый. Үзе дә каләм тибрәтүче буларак, Саҗидә иҗатына багышлап, соклануын белдереп шигырьләр иҗат итте. Туган якны өйрәнү музеен төзегәндә Саҗидәнең китаплары, гомумән, шәхси әйберләре түрдән урын алды. Ничек итсә итте, тырышты, үзе яшәгән урамга Саҗидә Сөләйманова исемен бирүдә башлап йөрде. Югары Тәтешледә якташ шагыйрәбез исемен йөреткән матур урам барлыкка килде. Саҗидәнең каләмдәшләре Клара ханымның хезмәтен зурлыйлар. Әлмәттә шагыйрәгә багышлап үткәрелгән чараларга чакыралар. Бик җылы каршылыйлар, рәхмәт әйтеп калалар.
Клара Миәссаровна белән үткәргән тагын бер кызыклы чара хәтердә калган. 1992 елда иде шикелле. Кырмыскалы районында үткәрелгән «Халык җәүһәрләре» фольклор конкурсында катнаштык. Талантлы биш кыз һәм биш малай алып бардык. Андагы ярышларның һәр өлешендә катнашып, республика күләмендә икенче урын алдык. Телевизордан да күрсәттеләр – сагынып искә алабыз.
Сөйләшеп утырабыз. Ул әле дә әллә ни үзгәрмәгән. Йөзендә шул ук тыйнак елмаю, хәрәкәтләрендә шул ук җитезлек, күкрәктән чыккан көр тавыш. Клара ханымның үткән тормыш юлларына, бормалы сукмакларына тагын бер әйләнеп кайтып, ул кичергән мизгелләрне янә бер яңартып китик әле.
Алар гаиләдә алты бала үсә. Һәрберсе тату һәм эш сөючәнлеге белән аерылып тора. Әтиләре сугыш ветераны гел җитәкче урыннарда эшләде. Һәр җирдә тәртип булуын, һәр эшнең төгәл һәм вакытында башкарылуын таләп итте. Балаларга игелек дәресләрен иң беренче әти-әниләре бирә. Дөньяда барлык гамәл изгелеккә бәйле, дип аңлатып үстерәләр аларны. Урта мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамласа да, һөнәрчелек училищесына юл тота. Эшли башлагач, дөрес юл сайламаганын аңлый. Педкурсларда укып, авылга укытырга китә. Балаларны яратса да, алар белән эшләргә атлыгып торса да, белеме аз икәненә төшенә Клара. Башкорт дәүләт университетына укырга керә. Тырышып укый кыз. Һәр елны җәйге каникул вакытларында комсомол төзелешләрендә катнаша. Ул факультетның алыштыргысыз комсосекретаре дә. Сәләтле кызны өлкә комсомол оешмасына да ару гына эш урыннарына эшкә чакыралар, укып бетүен көтәләр. Юк, юк, аны карьера кызыксындырмый. Сөйгәне Тәтешле районының Кәрдәвеш авылында туып үскән Ринат Байгазинга кияүгә чыга ул. Ринат авыл хуҗалыгы институты студенты, булачак авыл хуҗалыгы белгече. Чемодан тулы китап, күңелдә чын мәхәббәт төяп, Тәтешлегә кайталар.
«Без һәрвакыт бер-беребезгә юл куя белдек. Аңлашып яшәү өчен сабырлык та кирәк. Сабыр булдык. Гомер аккан су кебек үтте дә китте. Бер-беребезгә тирән ихтирам, олы хөрмәт, матур мөнәсәбәт үтмәде, элеккечә калды», – ди Клара ханым.
Ринатның туганнары Клара ханымны хөрмәт иттеләр. Үзе дә аларны бик яратты.
Университетның алдынгы студенты Клара Варина, хәзер яшь укытучы Клара Байгазина Югары Тәтешле урта мәктәбендә эшкә башлый.
«Укытучы балаларга белем биреп кенә калмый, күңел дөньясын да тәрбияләргә бурычлы. Дәресләргә бәйрәмгә барган кебек әзерләнеп бардым. Һәр уку елы башында беренче педсоветта ук һәр дәресем һәркем өчен ачык дип белдердем.
Яшь вакытымда ирем акыллы, йомшак күңелле булсын, дип теләдем. Ирем мине, минем эшемне аңлап, ярдәм итеп яшәде. Йорт эшләрен дә, синеке минеке, дип бүлешмәдек. Картайган әнием соңгы көннәрендә безнең гаиләдә яшәде. Ринатның әниемә булган мөнәсәбәте өчен чиксез рәхмәтлемен. Үз әнисен соңгы юлга зурлап озаткан кебек, минем әниемне дә соңгы юлга хөрмәтләп озаттык. Бүген эшләрдәй эшләрне, бүген ясалырга тиешле адымнарны иртәгәгә калдырмадым. Укучыларымны да шуңа өйрәттем», – ди Клара ханым.
Крайны өйрәнүче буларак хаклы ялга чыкты ул. Хезмәт ветеранының курчак өенә охшаган йортында да үзеңне музейда йөргәндәй тоясың. Стенада күркәм картиналар, сувенирлар. Күкрәп чәчәк аткан гөлләре укытучы-пенсионерның эчке дөньясын чагылдыра. Әле дә күп укый, күп аралаша, дусларының хәлен белешә, кунакка чакырырга ярата. Һәрберсенә ихтирам белән карый. Берсен дә онытмый. Рухы нык, күңеле яшь, кәефе һәрчак күтәренке аның. Булган сәләтен, белемен халыкка хезмәт итүгә багышлаган ихтирамга лаек шәхес. Андый кешеләр турында, Ходайдан бирелгән сәләте бар, диләр. Үз эшенә мөкиббән бирелгән төпле белемле мөгалимә белән аралашу һаман кызык, фәһемле, күңелле.