Барлык яңалыклар
Безгә язалар
16 апрель 2019, 12:43

Шигърият минутлары

Рәхмәт, әтием! Горурланам һәм сокланам Мин әтиемә карап. Аның үткән тормыш юлын Бер алыйм әле барлап. Ниләр генә күрмәдең син, Тик башыңны имәдең. Үз-үзеңне горур тоттың,Авыр, дип тә әйтмәдең.

Җир йөзендә синең кебек

Башка әти юктыр ла.

Алтын куллы, киң күңелле

Ул минем әти була.

Карап үстердең син безне –

Улың белән кызыңны.

Сиңа булган рәхмәтебез

Хәтерләтә диңгезне.

Киләчәктә, әти, синең

Өметеңне аклармын.

Башың имә, дип өйрәттең –

Киңәшеңне саклармын.

Бәхет-шатлык, янәшәңдә

Булсыннар тугры дуслар.

Картаерга ашыкма син,

Тиз үтмәсен лә еллар.

Гомерем буе, әти, сиңа

Мең рәхмәтләр укырмын.

Авыр чаклар килә калса,

Гел яныңда булырмын.

Айсылу Нуриева.

Акбулат.




Яз килә...

Кояш карый зәңгәр күктән көлеп,

Нуры уйный кырлар өстендә.

Шытып барган каен бөреләре,

Яз килә, дип хәбәр китерә.

Алмагачлар яфрак ярыр өчен

Җылы көннәр көтә сагынып.

Карлыгачлар кайтыр кабат илгә,

Зәңгәр күктә канат кагынып.

Карлар эрер, гөрләвекләр агар,

Елгаларда бозлар кузгалыр.

Яз җырыдай кабат күңелләрдә

Яшәү яңгырар,сөю уяныр.

Яшеллеккә күмелер киң болыннар,

Шау чәчәккә күмелер тугайлар,

Киң кырларны сихри моңга күмеп,

Язны мактар сайрар тургайлар.

Сыерчыклар кайтып җылы яктан,

Туган җирдә оя корырлар.

Чиксез шатлык күмәр күңелләрне,

Дәртле яшәү җыры яңгырар.

Кар астында әле кара җирләр –

Ялга туктагандай беразга.

Җир уяныр, тиздән тракторлар

Сызып үтәр тигез буразна.

Тиздән, тиздән җылы җилләр исәр,

Яфрак ярыр зифа каеннар.

Ярга сыймый сулар ташып чыгар,

Умырзая чыгар борынлап.

Түбәләрдән тама саф тамчылар,

Зәңгәр күктән шат кояш көлә.

Йөрәкләргә кайнар хисләр салып,

Җирне иңләп көләч яз килә.

Альфред МөхәмӘтфАтыйхов.

Ялгызнарат.




Йөрәктәге моң
Февральнең бураннары
Йөрәгемә моң салган.
Февральдә тугангамы
Бураннардан көй калган.
Галәм киңлегеннән килә
Моңлы аваз гел генә.
Әнкәй тарткан «уф» чанасы
Хәтеремдә гел генә.
Әнкәемнең әрнүләрен
Йөрәгем һаман саклый.
Чабатага туңып каткан
Аякларын чак атлый.
Тауга менүләре авыр,
Чанакай алга китми.
Алып кайткан утынкай
Ике көнгә дә җитми.
Сөенә-сөенә тарта әнкәй –
Каравылчы күрмәде.
Әгәр күрсә, балта-пычкы,
Чаналар да туралды.
Тимер мичтәге утыннан
Җылы еракка китми.
Тәрәзәләрдә бер илле боз –
Җылы аларга җитми.
Балачакның мизгелләре
Өзгәли һәрчак җанны.
Үтәр әле газаплар, дип,
Каршыладык һәр таңны.
Әйе, үтте барысы да
Тик әнкәйләр юк инде.
Йөрәктәге моңның гына
Тынар чагы юк инде.

Рима Локманова.

Югары Тәтешле.

Читайте нас: