Барлык яңалыклар
Безгә язалар
31 Май 2019, 14:35

«Төшемә керә иде...»

Авылда тартып карамаган егет егет мени? 14-15 яшьлек чагыбыз булды микән, дустым Җәмил белән икәүләп кеше күрмәгән арада әтидән урлап, тәмәкесен «тәмләп» карыйбыз. Үсеп, ныгып җитмәгән организмыбыз агуга тиз биреште: 16 яшебездә икебез дә тарта идек инде (тәмәке тарту сәламәтлек өчен зыянлы).

10ынчыны тәмамлап, техникумга укырга кердем. Тәнәфес җитсә, иптәшләрем тамак ялгарга йөгерә, мин тәмәке пошкытырга чыгам. Хәрби хезмәткә Чехословакиягә җибәрделәр. Ул чакта ук андагы тәртипне, чисталыкны күреп, исем-акылым китте. Берәр тәмәке төпчегенең җирдә аунап ятканын күрсәң икән! Шәһәргә увольнениега чыккан чак иде. Бер вакыт шулай тәмәке тартканнан соң, чүп савытына ыргыткан төпчегем читкә төшеп китте. Мине күзәтеп торган шунда яшәүче берәү тиз генә яныма килеп, үз телендә орыша башламасынмы! Аның таләбе буенча кире барып төпчекне алдым һәм савытка салып куйдым. Миңа, болай да гарьчел кешегә, оят та, кыен да булды. Тәмәкегә бәйле булуым болай да ялкыта башлаган иде, бу хәл соңгы тамчы булды. Шул көннән алып тәмәкедән котылу уе белән яши башладым. Әмма уйладың да, эшләдең, түгел шул. Күз алларым томанлана, күңел болгана, тартып канәгатьлек алуым төшкә кереп, шыбыр тир булып уянып китәм. Кәеф юк, юк кына сүздән дә кызып китәргә генә торам. Бик озак интектем. Бу минем беренче тапкыр үземне ныклыкка сынау булды. Туган ягыма аяк басканда тәмәке белән дуслыкны ташлаган идем инде.
Җәмил белән юлларыбыз аерылды. Мин читкә чыгып киттем, ул авылда төпләнде. Җәйләрен әллә нигә бер генә күрешкәндә сөйләшер сүзләр бетми. Соңгы тапкыр очрашканда, бик каты ютәлли иде, күкрәге авыртуга зарланып алды. «Юк, инде ташлый алмыйм, аны яшьрәк чакта уйлыйсы булган...» – диде ул, мин аннан тәмәкесен ташлауны үтенгәч. Башкача безнең юллар кисешмәде. Озак та үтми, балачак дустымның үлеме турында хәбәр алдым – үпкәсендә яман шеш булган...
Ике улыма да тартырга рөхсәт итмәдем. Сүземне тыңладылар. Инде олысының үз гаиләсе бар. Улы һәм кызы үсеп килә. Заман афәтләреннән үзең саклачы балаларны, дип сорыйм Ходайдан. Ямен-тәмен табып яшәсәң, тормыш матур бит ул. Тик, кызганыч, моны яши-яши генә аңлыйбыз шул...
Руфил.
Югары Тәтешле.
Читайте нас: