Барлык яңалыклар
Безгә язалар
13 июнь 2019, 13:15

Үлмим әле...

Интернет чын-чыннан гайбәт капчыгы икәнКөне буе телефон шалтырауга, аннан, яисә интернеттан килгән кыска һәм озын хатларга ияләшеп барабыз. Кайчак барысына да җавап бирергә өлгерми калабыз, онытып та куябыз. Я ишетмибез, кабат шалтыратырга вакыт җитми.

Ә менә кичәге шалтыратуны гомердә дә онытасым юк.
– Син исәнме ул? – элекке хезмәттәшемнең куркып кына дәшүе сис­кәндереп җибәрде.
– Исән идем әле, – дим, – ачуланмасаң...
– Юк, юк, киресенчә, тавышыңны ишеткәч, сө­енүемне белсәң... Мәк­тәп директоры белән аның урынбасары синең номерны эзли, алыштыргансың, ахры. Хәбәр килгән – синең үлү хакында, – дип әйтеп ташламасынмы...
Эсселе-суыклы булып киттем. Үләргә һич исәп юк иде, югыйсә. Яңа гына бик яхшы итеп дәваланып алдым, шифаханәдә дә булып кайттым. Күпме акча түгеп, сәламәт­легемне ныгытуым әрәмгә китмәсен тагын, дигән уй яшен тизлеге белән миемне ярып үтте.
“Каян чыкты икән бу сүз?” – дип уйлап бетүем булды, бер-бер артлы телефон шылтырый башлады. Түзеп кенә тор! “И, ярый исән икәнсең әле, ахирәткәем!” “Кичә төнге унбердә телефон аша ат кебек кешнәп көлә идең бит әле, дустым!” “Ике сәгать элек кенә сөйләш­кән идек, ни булды дип торам!” – китте сөенүләр, шатлыклар бер-бер артлы явып! Алай-болай бер-бер хәл булса, бигрәк зур югалту булачак, ди. Бак­саң, миннән дә яхшы кеше юк икән һәм булмаячак та ди әле! Төрле яклап идеаль кеше булуыма үзем дә ышана башладым. Әмма кыенсынып куйдым: танышларым мине кызганып беткәч кенә, исән­легем турында хәбәр тарала, имеш.
Кызык, араларында: “Шулай булса, шәп булыр иде!” – диюче булдымы икән? Булмый калмас, гомер буе дошманнарсыз гына яшәп тә, лаеклы ялга чыккач, аларның бөтенләй үк юк түгеллеге беленде. Бу хәлнең уңай ягы да бар икән. “Эшлим әле шуны – дошманнарга үч итеп!” – авыр чакларда шулай дип әйтергә өйрәндем. Авырып китсәң дә, ярдәм итә икән. “Үлмим әле, дошманнар сөенмәсен!” – дип җибәрәсең.
Сүз башы кайдан китүе тиз беленде: интернет галәмәте. Улымның контакттагы паролен ватканнар да, барлык танышларына: “Иртән әнием инсульттан вафат булды, ярдәм итегез” – дип җибәргәннәр. Үземә дә юлларга һич онытмаганнар. Имәндә икән чик­ләвек! Мошенниклар акча эшләүнең яңа ысулын уйлап тапкан икән. Ниндидер бер тилесе, минем үлемем сәбәпле, фәлән санлы картага акча җибәрсен өчен. Имеш, мине җирләү өчен балаларым аптырап калмасын. Танышлар кызганыр, анысы, ләкин, бу тозакка кем генә эләгер икән? Интернет кеше­ләрне куша да, аера да, үтерә дә, диюләре чындыр, күрәсең...
Миннән соң, улыма шалтырата башладылар. Теге сайтта да сорауларны яудыралар гына! Һич җавап биреп өлгерә алмый. “Ун еллап аралашмаган дусларга кадәр хәлемне белде. Борчыла барысы да”, – ди үзе, ни шатланырга, ни кайгырырга белми. Бар да ышанган бит. Бездә шулай: беренче ике сүзне ишетсәләр, калганын тыңлап тормыйлар.
Әлеге дә баягы интернеттан карыйм: нәрсәгә юрарга соң бу хәлне? Озак яшәргә дигәнне күп тапкырлар ишеткән булды инде. Киресе дә очрый икән. Хастаханәдә яткан бер кызның үлеме турында әти-әнисенә хәбәр итәләр. Якыннары төн буе хәер әзерли, азык-төлек ала. Иртән барсалар – кызлары дәваланып йөри. Икенче кеше белән бутаганнар! Ә кичен ул кызның кинәт кенә үлеп китүе турында чын хәбәр ата-анасына ирешә. Монысы инде, кызганычка каршы, ялган булмый.
Боларны ишеткәч, мин дә бер-ике көн куркыбрак, акрын гына атлап йөрдем.
Районда Тукай һәйкәле ачыласы иде – анда да бармадым. Минсез генә дә ачарлар әле, дип уйладым. Улымны иярттем дә зиратка киттем. Үлә калсам, урын калдымы икән, дип түгел – якын­нарымның каберен карап, тәртипкә китереп кайтырга уйладым. Рәнҗеп ятмасыннар, без дә шунда барасы бит! Әстәгъфирулла, бу арада гел шул турыда уйландыра. Шәһәрдә матур җирләрдә фотога төшеп, дусларыма җибәр­гәч, “Син кайда булдың?” – дигәнгә: “Оҗмахта”, – дип җавап биргән булган идем. Болай сөйләнергә ярамый, күрә­сең!
Иң ахырда, төн җиткәч, ерак районнан кодагый шылтырата. “И кодагый, исәнсең икән әле. Биг­рәкләр кайгырдым. Телефоннан икегезгә дә шалтыратам, алмыйсыз гына бит! Елаплар беттем. Эштә тынычландыру дарулары эчереп, һушка керттеләр. Исән булыйк әле, кодагый, без бит әле балаларга, оныкларга кирәк!” – ди.
Әйе шул! Әле бит алтмышка да җитмәгән! Йөз планым, мең эшем бар, аны миннән башка кем эшләр? Юк, юк, үлмибез әле, яшибез. Кая ул!
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.
Туймазы районы,
Кандра авылы.
Читайте нас: