Барлык яңалыклар
Безгә язалар
3 июль 2019, 17:35

Пионерлар һәрчак алда

Уку елы тәмамлангач, пионер лагерьлары үз эшен башлый иде. Тәүге лагерьлар Кәрдәвеш, Кардон-Әрибаш, Майск авылларында оештырылды. Соңырак лагерь Вязовкага күчерелә. Ул палатка шәһәрчеген хәтерләтә иде. Туклану да ачык һавада. Күпмедер вакыттан соң биналар төзелә һәм лагерь Комаров исемен ала.

Балачакта ял итсәм, Бәләбәй педагогия училищесында укыганда анда практика үттем. Арытабан өлкән вожатый булып та эшләргә туры килде. Сугыш ветераны, укытучы әтием Әнгам Әхәтов ун еллап район лагерьда начальник булып эшләде. Пионер оешмасының символикасыннан алып, лагерьда уздырылган һәр чара балаларны тәрбияләүдә мөһим роль уйнады. Еллар үткән саен ялкынлы, бала-чага тавышыннан шау-гөр килеп торган яшьлек еллары ныгырак сагындыра. Иң якты истәлек булып күңелләрдә саклана.

Венера Әхмәдуллина.

Кодаш.


Читайте нас: