Барлык яңалыклар
Безгә язалар
8 июль 2019, 18:44

Сынауларны лаеклы үттек

28 июньнән 1 июльгә кадәр Мишкә районында балалар-үсмерләр хәрәкәтенең «Хәвефсезлек мәктәбе» республика ярышлары үтте. Аларда 600дән артык кеше катнашлыгында 51 команда көч сынашты.

15 командадан торган үз яшь төр­кемендә безнең районның кыз һәм егетләре 5нче урын алды. Тренер Дмитрий Афризонов җи­тәк­че­легендәге команда составын Рәвил Борханов, Лилия Вә­линурова, Алсу Гал­ләмова, Линар Җиһантдинов, Реналь Сәйфуллин, Камилла Тимерханова, Илнур Хәй­даршин, Азалия Хәкимҗанова тәшкил итте. Әйт­кән­дәй, узган елда Белорецк шә­һәрендә без 22 команда арасында нибары 11нче урынны яулаган идек.

Өч көн дәвамында без төрле сынау­лар үттек: янгын эстафетасы, каршылыклар полосасы, эзләү-коткару эшләре, гражданлык яклау, басу шартларында көнкүрешне оештыру, туристик җыр һәм ОБЖ викторинасыннан торган программа. Алар җиңел булмады. Һәр этапның ничек үтелүен янгын һәм коткару эшләре осталарыннан торган судьялар бригадасы тикшерде.

Арысак та, бик канәгать кайттык. Алга куелган максат – киләсе елда тагын да зуррак үрләр яулау.

Алсу Галләмова, команда капитаны.
Читайте нас: