Барлык яңалыклар
Безгә язалар
9 июль 2019, 13:57

Завуч абый биргән сабак

Сугыш каһарманы һәм галим тормышыннан бер сәхифә1950 ел. Үзебездән 12 чакрым ераклыкта урнашкан Мәнәвезтамак мәктәбендә 8нче сыйныфта укып йөрим. Әни таләп иткәнгә генә инде. Ә аңа әти, үләр алдыннан, мине укытырга васыять әйтеп калдырган. Фатирда торыр идем, алып барырга икмәк юк. Дим елгасын кичеп чыгып, һәркөнне барып-кайтып йөрим. Хәер, бармый калган көннәр дә байтакка җыела икән, санасаң.

Ноябрь урталары. Елга читләрендә боз. Бүген мәктәпкә иртәрәк килдем. Чибәр бер сыйныфташ кыз белән дежурбыз. Тактаны сөрткәндә шаярышып киттек. Лычкылдап торган акбурлы чүпрәкне кыз ягына бәргән идем, ул аның йөзенә лач итеп барып тиде. Эчемне тотып, шаркылдап көләм. Шулчак гимнастерка, галифе кигән бер хәрби, әллә кайдан пәйда булып, кулымнан каты итеп кысып тотты да коридорга алып чыкты.
– Чәчәк кебек кызның йөзенә пычрак бәрәсеңме? Хулиган!
Беренче тапкыр күрәм. Кем бу? Бүген бер завуч эшли башлый, дигән иде шул малайлар. Тышта кар катыш яңгыр ява. Кайгы-хәсрәт, ут йотып басып торам. “Мәктәптән куарлар микән? Әни нишләр инде?”
Дәрестән соң завуч өчебезне – мине, теге кызны һәм сыйныф җитәкчебезне – үзенә чакыртып алды. Сораштыра: кем, кайдан, әти-әнисе?
– Әти сугыштан авыр хәлдә кайтып, ике ел элек вафат булды. Әни авыру, түшәктә. Абый армиядә. Апаның итәк тулы бала, әле тагын берәү туды. Мәктәпкә килергә беркемем дә юк...
Янып-пешеп, утлы кузга баскан кебек, агарып-күгәреп басып торам.
– Тәмимдар Хаҗигалиевич! Үсмер чакта андый гына шаярулар була инде. Сез аны кичерегез! – диде сыйныф җитәкчем Шәфыйга Абдуллина. (Мин аны әнием кебек якын күрә идем).
– Һәрвакыт шулай рәнҗетәме? – дип төбәлде кызга усал абый.
– Юк-юк! Әйбәт малай бит ул. Туфлиләремнең купкан табаннарын кадаклады, китабын да биреп тора.
– Кыз бала йөзенә пычрак чүпрәк бәргәч, әйбәт малайдыр инде...
– Ю-у-к, абый, чүпрәк астына үзем ялгыш барып кердем...
Эчкә җылы керде: “Ура! Укудан кумаячаклар!”
(Мөслимә исемле бу кыз тора-бара минем гомерлек мәхәббәтемә әйләнде. Өйләнештек. Хәзер 61 ел бергә яшибез. Ике кызыбыз – фән докторлары).
Завуч абый белән бүлмәдә икәү генә калдык. Сыйныф журналының һәр битен ачып, минем дәрескә килмәгәнлекне күрсәтүче “н” хәрефләренә бармагы белән төртеп-төртеп чыкты.
– Нигә начар укыйсың?
Аның соравы җавапсыз калды. Аннары ул бераз тынычлана төште. Нишләптер, үзе турында сөйләүне кирәк дип тапты.
– Уфада педагогия институтында укыганда үзем теләп фронтка китәргә мәҗбүр булдым, – дип сүз башлады.
Гимнастеркасын күтәрә биреп, һаман төзәлеп бетмәгән җәрәхәтен күрсәтте. Мин тетрәнеп киттем. Танк эчендә янган икән ул. Операция вакытында арка тиресен тунап алганнар. Сул кулын мина ярчыгы сындырган, ул чалышрак ялганган. Батырлыклары өчен күп орден-медальләр белән бүләкләнгән.
Завуч абый инде усал күренми, күңелгә якын була башлады. Безнең бәхет өчен утка кергән бит ул!
Батыр яугир танкист белән ныклап таныштык. Сөйләшеп беткәч, китәргә кузгал­ганда ул миңа бер кәгазь сузды: “Читтән килеп укучыларга ике көнгә бер бушлай икмәк бирелә, кибеттән кереп ал”.
Күпереп пешкән ап-ак бодай икмәген юл капчыгыма салып куйдым. Кайтканда, унлап тапкыр булгандыр, аны алып иснәп карадым. Бик ашыйсым килсә дә түздем. Кашыклап бүлгән онны да әни безгә алып кайта торган иде бит.
Тәмимдар Әхмәдиев безнең мәктәптә бер-ике ел гына булды. Күңелен фән тарткандыр инде. СССР Фәннәр акаде­миясенең Башкортстан филиалында эшләде. “РСФСРның атказанган фән эшлеклесе” дигән югары исемгә лаек булды. Гомере буе республикабыз, илебез тарихын өйрәнде. “112ая гвардейская кавалерийская...” дигән китап та язды. Яшь аралары зур булуга карамастан, без аның белән аралашып яшәдек. Аңардан үрнәк алып, мин дә Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамладым. Дуслар булып, ярдәмләшеп яшәдек. Аның туган төбәкнең тарихына багышланган хезмәтләрен район гәзитендә бастырып чыгару хәстәрлеген күрүемне дә әйтеп үтим.
Галимне район җитәкчелеге Җиңү бәйрәменә чакырган иде. Ул бер көнгә иртәрәк кайтып төшкән. Икенче көнне иртүк безгә килде һәм түбәндәгеләрне сөйләде: “1941 елның июнь ахырында Миякәнең бик күп егетләре фронтка китәргә тиеш иде. Бөркетле елгасы буенда яшьләр уены булды. “Дошманга каршы аяусыз көрәшәчәкбез!” дигән вәгъдә язып, 60-70 егет һәркем үз каны белән кул куйды. Шуны шешәгә салып, сумала эретеп һәм чүбек белән борынын томалап, ныгытып җиргә күмгән идек. Шуны казып эзләп кайтыйк әле!”
Көн буе казындык, таба алмадык. Кайтканда абыйның яшь бөртекләре яңагы буйлап җиргә тәгәри иде. Ул авылдаш егетләрне уйлап сагышлангандыр.
Ничек сагышланмассың?! Фронтка киткән 1923-24 елгы яугирләрнең нибары 2-3 проценты гына исән калган. Алары да имгәнеп-гарипләнеп туган тупсаларына чак кайтып егылган...
Ким САДЫЙКОВ.
Миякә районы.
Читайте нас: