Барлык яңалыклар
Безгә язалар
11 июль 2019, 12:54

Ана сөте белән кермәсә...

Якташыбыз Галия Гайнетдинованың күңел түрләреннән чыккан хисләре. Ана сөте белән кермәсә шигыре һәркемне уйланырга мәҗбүр итә. Фәрзәнә Исмәгыйлева

Лампа утларыннан якты алып,
Өлкән буын элек көн күргән.
Беркөн килер «шушы» замананы
Ул чагында әле кем белгән?
Бары белән яши белгән алар,
Мал артыннан дөнья кумаган.
Тирен түгеп тапкан һәр табышын
Кайтып хәмер белән юмаган.
Талчыбыктан үреп бала туса,
Өй түренә бишек элгәннәр.
Югалтмыйча дин һәм телебезне,
Мирас итеп саклап килгәннәр.
Ә без бүген бөтен булган барын
Аяк асларына салучы.
Кыйбласыз көймә сыман җилләр
Кая иссә, шунда агучы..
Заманалар үзгәрә, дип хәзер
Карашлар да безнең үзгәрә.
Яңа буын өчен ак-кара бер
Колак салмый алар сүзләргә.
Җырлары да бүген башкача шул.
Көе, биюе дә башкача.
Хыяллар да, өметләр дә сүнә.
Сүнә тормышларга ашмыйча.
Аңлау читен, кая бара дөнья.
Изеп, телеп кеше бәгырьләрен?
Төнге барда төкереп дөньясына
Югалталар яшьләр кадерләрен..
Ата-ана аңлый алмый бүген
Үзе тапкан газиз баласын.
Киләчәктә безне нәрсә көтә.
Нәрсә көтә адәм баласын.
Атнабайның сүзе искә төшә.
Болай диде шагыйрь ачынып:
«Күкрәк сөтедәй саф ана телен
Әйләндердек мама теленә.
Ни урысча, ни татарча белмәс
Имгәтелгән буын тилерә».
Наркотикка җанын алыштырган,
Исерткечтән бахыр интегә.
Акылына килеп, башын бәрә-бәрә,
Кемдер үткәненә үкенә.
Каян белсен иман барын бала.
Үзебездә әгәр булмаса.
Ни көтәргә аннан, ата-ана
Изгелекләр җирдә кылмаса.
Уянырга кирәк бүген безгә.
Бүген кирәк, түгел иртәгә.
Без бит әле тиеш балаларны.
Оныкларны кеше итәргә.
Тана сөте белән керми бит ул.
Ана сөте белән кермәсә.
Кемгә үпкәләргә, яшьләребез
Матур итеп яши белмәсә?
Галия Гайнетдинова. Казан.
Читайте нас: