Барлык яңалыклар
Безгә язалар
30 август 2019, 12:57

Бар яклап та тырыш укучылар

Аксәет мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы бик мавыктыргыч узды. Аның кысасында күп төрле чаралар, ачык дәресләр, спорт уеннары, күргәзмәләр оештырылды.

«Әнием-кадерлем» шигырь конкурсында Залина Сахратова, Элиза Исмәгыйлева, Алия Әхмәтханова, Энҗе Суфиянова, Илнар Гыйззәтов, Вадим Карпенков җиңүче дип табылды.
1нче сыйныф укучылары В. Сутиевның «Әтәч белән буяулар» әкиятен сәхнәләштереп, «Кояшкай» балалар бакчасында кечкенә дуслары алдында чыгыш ясады. Төп рольне башкарган әтәч – Илназ Гарифуллин, төлке һәм аның балалары: Халидә Ильясова, Самира Исмәгыйлева, Алина Журавлева, эт – Әмир Шәрифханов, чебиләр – Шамил Закиров, Азалия Мөзафарова, Элиза Миңнеголова, куянкай – Илвина Миңнеголова, төсле буяулар – Карина Перова, Элина Мөхлисова, тылсымчы – Гөлнара Гаянова үз рольләрен килешле итеп башкарды.
«Минем әни барысыннан да күркәмрәк» конкурсында Лиана Хөснуллина, Халидә Ильясова, Айсылу Мөфтахова, Карина Перова, Данила Перов, Марат Шакиров, Лиана Исламова җиңүче дип табылды. «Нур» ансамбле биюе әти-әниләргә олы бүләк булды.
Бу атналыкта 1-4нче сыйныф укучылары җитезлектә һәм өлгерлектә дә ярышты. «Кыюлар» һәм «Җитезләр» командалары арасында барган ярышта укучылар бер дә сынатмады.
Атналык «Кояшкай» балалар бакчасының укучылары алдында яңача салынган «Бү­ре һәм җиде кәҗә бәтие» әкиятен
сәх­нә­ләштерүе белән тә­мам­лан­ды.
Фируза Асатова, башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Читайте нас: