Без, яшьүсмер кызлар, әниләргә ияреп утауга йөрибез. Иген арасында үскән билчән, алабута булсынмы, чүп үләннәрен йолкып бәрәбез. Әлләни авыр түгел. Басуны аркылы бер урап чыккач, ял итеп алабыз. Кайбер апалар кулларына бәйләм ала. Кайсыдыр, битенә алъяпкычын ябып, ял итәргә тырыша. Утау ялы озакка сузыла ул. Кызык. Шуңадыр инде безнең кебек бала-чага да авырсынмый эшкә йөри. Беркөн ялга туктагач, туры сүзле Зәлия: «И, Сәмига апа, шул бәйләмеңне һич кулыңнан куймыйсың. Бала-чагаң да юк инде. Сине бу якларга ерактан килгән диләр. Сөйләшүең дә безнең авыл кешеләренекеннән аерыла. Кай яклардан килдең син, ничек килеп чыктың?» – дип тезеп китте.
«И-и, үскәнем, нигә кирәк инде ул сиңа. Элек тә бер сораган идең. Тыңлагыз алайса, сөйлим. Язмышымны гайбәт итеп түгел, гыйбрәт итеп сөйлим, – дип көрсенеп куйды. Без, кызлар, аның янына якынрак килеп утырдык. – Сугыш ачысы ул. Ай, ачы булды минем язмыш. Нинди булса да, ул минем күргәннәр. Сугыш башланганда миңа 14-15 яшь тирәсе иде. Әти фронтка китте. Әни мин белә башлаганнан бирле авыру – башы авырта аның. Колхоз эшенә йөри алмый. Кыш башлангач, салкында, ачлыкта яшәү тагын да авырлашты. Әтидән дә хат-хәбәр юк. Ачбыз. Минем организм тәмам какшады. Бөтен тәнгә үлекле шеш чыга башлады. Бәхетемә, шешләр тишелеп ага, рәхәт булып кала. Тагы чыга, тагы шул ук хәл, тагы котылып калам. Аның сызлавы... Үзем генә беләм. Ничек тә яшәргә тырышабыз. Әни озак ятмады, үлеп китте. Әбием, сандыктан миннән алда туып үлгән апамның метрикасын (безнеңчә туу турында таныклык) табып алды. Шул документ белән торфыга баручы кызлар исемлегенә кертеп яздырды. Балам, ичмасам, син исән кал, дип аңлатырга тырышты бу эшен. Эшче бик кирәк булгандыр инде, алдылар. Апаларга ияреп, мин дә торфыга киттем. Бүгенгедәй хәтерлим, «Исетко-Аятское торфяное предприятие» дип атала иде ул. Укырга-язарга зирәк идем мин. Тик уку гына эләкмәде. Халык телендәге «торфы-басыян» дигән җирдә дә ачлык. Эш авыр. Көнгә 300 грамм ипи бирәләр. Шуның белән җан асрыйбыз. Вакыт табып, урманнарга, басуга ашарга яраклы үләннәр эзләп чыгабыз. Ничек тә тамакны туйдырырга тырышабыз. Тәндә җанны саклыйбыз. Мин бигрәк тиз арыйм, эшләргә көчем дә бик аз. Үз хәлемне үзем генә беләм. Җитмәсә, көзгә таба дәү әнинең үлгән хәбәрен җиткерделәр. Кая барыйм? Кайтыр вакыт та җитә. Шәһәрдә йөри-йөри, мең бәла белән берничә кыз эшкә урнаштык. Барактан урын да бирделәр. Эшләп йөрибез, бу эш тә җиңел түгел. Эшләмәсәң, кем туйдыра? Бушаган араларда госпитальгә яралы солдатлар янына барырга кушалар. Барабыз, идәннәрен юабыз, марляларын юып үтүклибез. Җылы су белән яралыларны юындырабыз, өс-җирләрен алыштырабыз. Шунда таптым Хизбулламны. Аны юындырганда миннән ояла. Яшь кенә егет, ярасы каты. Әмма ярдәм итәм. Мин юганнан соң, ярасы каты булса да, аңа бит җиңелрәк була, дип сөенәм. Кыш буена янына йөредем. Җае чыкса, ашарга да алып бардым. Бер-беребезгә үлеп гашыйк булдык. Егетем терелгәч, бер атна минем янда торды. Барып язылыштык. Өйләнештек. Бәхетле минутлар озакка бармады. Иремне кабат сугышка озаттым. Елап торып калдым. Арада мәхәббәт хатлары йөреде. Ул хатларны ничек сагынып көтеп ала идем. Кат-кат укыйм. Кызым тугач, миңа туган якларга кайтып китәргә туры килде. Өй иске булса да, яшәрлек. Ремонтлаштырып, шунда көн күрә башладым. Баламны бәләкәй арбага салып, кеше белән эшкә йөрдем. Сирәкләп иремнән хат килә, хәлләребезне белеп, аңлап тора. Исәнлегенә нык сөенәм. Исән-сау кайтып, бергә яшәргә язсын, дип телим. Җанымның яртысы, бар шатлыгым – кызым. Аңа карап юанам.
Сугыш бетәр алдыннан кызым авырып китте. Дарулар, доктор турында уйлыйсы да юк. Ни эшләргә белмим, өзгәләнәм, үләннәр кайнатып эчерәм. Үземә булмаган ризыклар табып ашатырга тырышам. Җаннарымны ярып бирер идем – терелсен генә. Юк, терелмәде кызым. Янып ятты да үлеп китте. Якты дөньяда бер үзем генә калдым шикелле. Иремнән дә күптән хәбәр юк. Ярый әле акылымнан язмадым. Яшисе килмәгән чаклар да күп булды. Бер көн «Саескан Разыя» апа: «Сәмига, синең ирең станциягә кайтып җиткән иде. Сөйләдем, барысын да сөйләдем. Кызыңны карамый үтергәнеңне дә, ирләр җыеп ятканыңны да җиткердем», – ди, зәһәрләнеп.
Өебез җимерелә башлагач, конюх йортына күчкән идем шул. Ә анда кеше күп йөри. Үзем атлар карыйм, йокларга сәкесе бар, өй җылы. Ни эшлисең, яшәргә була. Авылыбыз халкына рәхмәтлемен. Бер начар сүз дә әйтмәделәр. Ярдәм итәргә тырыштылар. Разыя апа әни исән чакта ук безне дошман күрде, уе гел начарлыкта иде. Гел этләшергә генә торды. Аллаһның рәхмәтендә булсын инде, нинди кеше булгандыр ул. Сугыш та бетте, Хизбулладан бер хәбәр дә юк. Әллә чынлап Разыя апа белән очрашканмы? Булганмы бу хәл?
Бик еладым. Елап утырып кына бер дә алга барып булмас. Чабатаны үзем ясарга өйрәнгән идем. Әллә ничә чабата ясап саттым, берничәсен төенчеккә тыктым. Документларымны алып, булган ризыкны төйнәп, Хизбулланың туган ягына юл тоттым. Разыя апа яманлаганга Хизбуллам миңа хәбәр бирмиме? Ышангандыр. Үземне үзем якламасам, мине кем яклар. Әти сугышта үлде. Әни дә юк. Туганнарның һәрберсенең үз тормышы, үз мәшәкатьләре. Хизбулланың кайда туып үскәнен белә идем. Үзем барып аңлатып кайтырга кирәк. Бигрәк ярата идем шул Хизбулламны. Беренче һәм соңгы мәхәббәтем. Әйтүе генә ансат, атнадан артык җәяүләп атладым, транспортка да утырып бардым. Авылын, әнисен эзләп таптым. Минем турында да, кызым турында да хәбәрдар иде әни. Мин аны беренче күрүдә үк Хизбуллага охшаттым, әни, дип килеп күрештем.
Хизбулланың әнигә дә хаты юк икән. Хәбәр көтәбез.
– Мине ташлап китмә, кызым, тапканы бергә, югы уртак булыр, – дип юатты. Шулай итеп, мин әниле, әни киленле булды. Бер-беребезгә иптәш булдык. Баштагы елларда Хизбулланы кайтыр, дип әни белән көттек. Көтеп, көтеп тә кайтмагач, әллә китимме, дип тә уйлаган идем. Ләкин минем белән бер сүздә яшәүче, гел ярдәмгә ашыгучы кайнанамны ташлап китәргә батырчылык итмәдем. Күз алдына китерүе авыр. Әни ахирәткә күчкәч, үзем генә көтәм. Язган хатларын саклыйм. Эзләтеп тә карадык. «Хәбәрсез югалды» дигән хәбәрдән башка язу алмадык.
Арада бик күп еллар ята. Һаман өметемне өзмим, оекбаш, бияләй бәйләүләрем сер түгел, балам. Мохтаҗ кешеләргә сәдака итеп өләшәм. Үземнең бер пар оекбашка, бер пар бияләйгә интеккән чакларым аз булмады...»
Була бит шундый игелекле, яхшылык кылып яшәүче кешеләр. Мәхәббәтне, хөрмәтне саклый белүчеләр. Сугыш турында сүз барганда, кешенең төрле язмышларын барлаганда Сәмига апаның язмышын күз алдына китерәм. Һич истән чыкмый.
Миллион корбаннар биреп, күпме балаларны ятим итеп, күпме хатыннарны тол иткән сугыш турында язасы да, сөйлисе дә күп әле. Сугышның чын йөзе, михнәте халкыбыз биргән корбаннарны йөрәктә саклаучылар исән чакта. Бу гарәсәт
онытылмасын, башкача сугыш күрмәсәк иде.