Барлык яңалыклар
Безгә язалар
18 октябрь 2019, 11:57

Әни, эчмә!

Тәрәзәдән карап сабый елый, Дүрт-биш кенә яшьтә, бик нәни. Дога төсле бары кабатлый ул: «Бүтән эчмә инде, и, әни!

Эчмә инде...» Тынып кала сабый,
Күз яшьләрен сөртә сак кына.
Нишләп туктамый соң ана кеше
Эчүеннән бала хакына?..
Елый сабый... Әни назын көтә,
Газизенең җылы карашын.
Күп кирәкми, җитәр иде бер сүз,
Төзәтергә йөрәк ярасын!
Өмет белән юлга карый сабый,
«Эх, әнием, аек кайт, зинһар!
Якты дөньяларда – синең дәвам,
Өзелеп сөйгән нәни улың бар!»
Кечкенә шул, аңлап җиткерми ул,
Нишләп әни улын онытты?
Нинди матур, уңган иде дә бит,
Хәмер исе аңын корытты.
Күптән инде тәмле ашлар белән
Нәни улын ана сыйламый.
Чәче-башы тузган, тавыш ямьсез,
Матур җырлар хәзер җырламый.
Сабый күңеле өши, калтырана,
Булса икән әни җылысы.
Бер кочаклап үпсә, җитәр иде,
Шул бит бәхетнең иң олысы.
Күпне көтми сабый, тели бары:
Аек кайтсын газиз кешесе!..
Гомер болай да аз, кирәк җирдә
Айнык килеш, матур яшисе!
Юныс МиҢнемӨхӘмӘТов.
Читайте нас: