Тәтешле хәбәрләре
-11 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Безгә язалар
14 гыйнвар 2020, 15:50

Балалар күңеленә шатлык өстәп

«Изге хыяллар көне» Бөтенрусия акциясе кысаларында Әрибаш мәктәбе волонтерлары Шулган балалар һәм үсмерләр приютына барды.

Укучылар һәм укытучыларның нияте бу авыр язмышка дучар булган балаларга бәхет-шатлык өләшү иде. Волонтерлар балаларга концерт программасы тәкъдим итте һәм мәктәп коллективы исеменнән уку кирәк-яраклары тапшырды. Безгә җавап итеп, алар үзләре дә үзбәк биюе, туган ил турында шигырьләр, җырлар бүләк итте. Балаларга шундый ихлас шатлыклы көн алып килгән өчен приют хезмәткәрләре укучыларга зур рәхмәт белдерде.
Дания Нәбиева, Әрибаш мәктәбе укытучысы.
Читайте нас в