Әти-әнием белән Уфага баргач, тәүге тапкыр театр белән таныштым. Анда килеп керү белән мин бер мәлгә тып-тын калдым. Бик зур холл, биек колонналар, кызыл келәмнәр, мәрмәр баскычлар, көзгеләр... Болар барысы да мине шунда ук әсир итте.
Бу вакытта репетиция бара иде. Репетиция генә булса да, чын вакыйганы, тормышны хәтерләтте ул. Актер бит текстны коры гына укып чыгарга тиеш түгел, ә геройның эчке дөньясын аңларга, аның уй-кичерешләре белән яшәргә, гомумән, аның язмышы белән яшәргә зарур. Хәрәкәтләр, мимимка, тавыш, интонация – болар барысы да актерның осталыгын чагылдыра.
Күземне сәхнәдән алалмый озак утырдым. Әмма безгә юлланырга кирәк иде. Кызганычка каршы, мин спектакльнең бары репетициясен генә күрә алдым. Шул көннән алып мин театр хакында оныта алмадым. Ә беркөн килеп миңа Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча куелган спектакльдә катнашырга тәкъдим иттеләр.Һәм мин сөенеп риза булдым. Иптәшләрем белән рольләр бүлдек, костюмнар хәзерләдек, тагын бер кат әсәрне укып чыктык, аның буенча төшерелгән яңа фильмны карадык. Әсәр сугыш чорында башкорт гаиләсенә украин кызы килүе һәм аның арытабангы язмышы хакында бара. Башкорт авылы тормышы, дуслык, мәхәббәт, өмет, нәфрәт – барысы да чагыла анда.
Менә безнең сәхнәгә чыгар көнебез дә җитте. Дулкынлануыбыз көчле иде. Кемдер беренче тапкыр чыгыш ясады. Сынатмадык, һәркем үз ролен бик тә килештереп башкарды. Тамашачы күзендәге очкыннардан, алкышларыннан үзебезнең ни дәрәҗәдә чыгыш ясавыбызны аңлап була иде. Рольләрне бик тырышып башкарган Ренат Гыйниятуллин, Тимур Шәйдуллин, Диана Шакирова, Милена Исламова, Энже Фадеева һәм мин дәррәү алкышларга күмелдек.
Руслан Кәримов, Югары Тәтешле 1нче мәктәбенең 6А сыйныфы укучысы.