Барлык яңалыклар
Безгә язалар
14 февраль 2020, 23:55

Бу ялларда утырткан помидорлар мул уңыш бирәчәк

14-20 февраль бакчачылар өчен уңышлы көннәр санала.

Кимүче Ай шимбә көнне - Чаян, ә якшәмбедә Укчы йолдызлыгында булачак, димәк, орлык чәчү өчен бу айда уңайлы көннәр санала.

Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта ала. Шулай ук, петуния орлыкларын да иртәрәк утырту яхшырак. Җәй башында ук алар чәчәккә төренеп утырачак.

Бакчачыларга тагын бер киңәш: 23 февральдә, ягъни Ай туган көнне, орлык утырту, күчереп утырту, тукландыру кебек эшләрне башкарырга ярамый.

28 һәм 29 февраль дә утырту өчен уңышлы көннәр булачак.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: