Барлык яңалыклар
Безгә язалар
23 март 2020, 14:23

Иң мөһиме – бирешмәскә!

Көндәлек тормышта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ничек яшәве, аларның нинди кыенлыкларга дучар булуы турында уйлап карамыйбыз. Бүген мин Кыткы-Елга авылы кызы Диләрә Шәйхиева турында сөйләр идем.

Диләрәгә 13 яшь. Ул нәфис әдәбиятка гашыйк, китаплар укырга ярата, шахмат уйнарга әвәс. Аның чемпион белән уйнау хыялы бар иде. Без аның теләген тормышка ашырырга ярдәм итеп, реабилитация филиалына районның балалар һәм үсмерләр спорт клубы тренеры Дамир Әхмәтовны чакырдык. Диләрәбез яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, хуплау сүзләренә лаек булды. Алдагы көннәрдә ул шахмат күнекмәләренә йөрергә ният итә.
Диләрә иҗат итәргә дә ярата. Аның Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, фронтта үзен аямый сугышкан туганнары, авылдашлары турында язган мәкаләләре бар. Аның берсеннән өзек тәкъдим итәсем килә.
«Бөек Ватан сугышы – дөнья күләмендәге коточкыч афәтләрнең берсе. Төрле милләт кешеләре бертуган булып көрәшкә күтәрелгән. Аның ялкыны кагылмаган гаилә калдымы икән? Ир-егетләр, туган төяген калдырып, фронтка киткән. Бөек Ватан сугышында минем авылдашларым да дошман белән курку белми алышкан. Карт әтием Бадыр Әхмәтов та, ике баласы, хатыны һәм туганнары белән хушлашып, сугышка юллана. Илебез азатлыгы өчен яу яланында һәлак булган ул.
Кызганычка каршы, туган төяген кайтып күрә алмаучылар күп була. Кечкенә Кыткы-Елга авылыннан фронтка киткән 60 солдатның 16ысы гына кире әйләнеп кайта. Авылыбызда алар истәлегенә куелган һәйкәл шанлы елларның бер авазы ул. Ел саен аның янына авылдашлар җыелып, һәлак булганнарны хөрмәт белән искә ала. Мондый сугышлар башкача кабатланмасын, илебездә тынычлык хакимлек итсен иде!»
Юлия ФӘРХУЛЛИНА,
реабилитация филиалы тәрбиячесе.
Читайте нас: