Барлык яңалыклар
Безгә язалар
13 Май 2020, 11:39

Хөрмәтлибез сезне, зурлыйбыз

Гомер буе иген үстергән, мал үрчетүдә зур өлеш керткән Күрдем авыл Советыннан 630 ир-егет Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка алынган. 401 кеше яу кырында ятып калган. Күрдем авылындагы һәйкәлгә аларның исеме уелып язылган.

Бу изге эшне 20 ел авыл Советы башлыгы булып хезмәт салган Рамир Әхмәтов оештырды. Хәзерге көндә безнең авыл биләмәсендә сугыш ветераннары юк инде. 23 тыл батыры калды. Яшәү урыннары үзгәрү сәбәпле, аларның да кайберләре бездә исәптә түгелләр. Алар фронт өчен иген үстергән, ит, сөт җитештергән, бияләй, оекбаш бәйләгән,чабатасын да үргән, мунчаладан кап суккан буын. Ул авыр еллар турында Карл Маркс исемендәге колхозның элекке рәисе Галиәкбәр Әхтәров язмаларыннан: «Бөтен актив халык арасында эш алып барды. Уфа эшчеләре өчен киптерелгән бәрәңге, җиләк-җимеш, икмәк, ит, май, ярма, бал һәм башка азык-төлек әзерләнде. Боларның барсы да колхоз амбарына тупланып торды. Соңыннан, атларга төяп, Уфага озаттык. Өлкән яшьтәге колхозчылар Исмәгыйль Исламов, Гыйльмисолтан Солтанов белән бергә олауны яшь егетләр дә озата барды. Бу 1943 елның гыйнвары иде. Фронт өчен эшләүче заводларга Тәтешледән 150 аттан торган кызыл олау барды».

Ашлык ташыдым мин биштәрләп
Әйләндергән ертык биш­мәттән,

– дип яза Әнгам Атнабаев. Фронт өчен икмәк үстерүдә өлкәннәр белән бергә яшь егетләр, кызлар күпме изге эш башкарган. Икмәк икенче корал булган. Укучы балалар, басудагы башакны җыеп, амбарга тапшырганнар. Нинди генә эш үтмәгән алар кулыннан.

Ил өстендә давыл күптән узса да, ул елларның фаҗигасен халык онытмый. Ачлык-ялангачлык күргән сугыш дәвере балалары, тыл хезмәткәрләре Әнгам Атнабаев исемендәге Күрдем урта мәктәбенә җыелды. Алар әдипнең туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылды. Кунакларны мәктәп директоры Ләйсәнә Гатауллина, укытучылар, укучылар җылы каршы алды. Кичәне укытучы Рәмилә Әүхәдиева эчтәлекле һәм матур итеп алып барды.

Мәдәният йорты алдында оештырылган үзешчән сәнгать сөючеләр вокал төркеме, җирле шагыйрь Риф Шәфыйгуллин, хезмәт ветераны Ришат Нурисламов, Клара Мостафинаның чыгышлары, Мөршидә Зөфәрова башкарган җырлар, Фирдәвис Шакировның музыкаль бизәве, укучыларның җыр-биюләре дә кичәгә ямь өстәде. Өлкәннәр өчен иң тантаналы минутлар район хакимияте башлыгы урынбасары Рәлиф Рәхимов, район хәрби комиссары Ансар Арсланов тапшырган Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре булды. Аңа Ачы-Елгадан Татьяна Нәбиуллина, II-Җиремҗибаштан Кифая Ханова, Күрдемнән Катифә Шәмсиева, Абзал Ихсанов, Кифая Мостафина, Мәгъдән Атнабаев, Хәзимә Исламова, Мәгәфия Зарипова, I-Җиремҗибаштан Мөкәрәмә Солтангалиева, Ташкенттан Гөлсимә Сахратова, Гыйльминур Гаделшанова, Боргынбаштан Ләүзә Шәмсиева, Фәгыйлә Сафуанова, Сараштыбаштан Гадилә Галиева, Сәгадәт Әхкәмова, Вәсилә Бәләкова, Рәсим Ханов, Вәсилә Шатиева, Юрмиязбаштан Рәшидә Локманова лаек булды. Кичәгә килә алмаган тыл батырларына юбилей медале өйләрендә тапшырылды.

Шулай ук очрашуга җыелган сугыш чоры балаларын авыл Советы биләмәсе башлыгы Лариса Нисапова, ветераннар рәисе Әдһәм Фәйзрахманов, имам хатыйп Мәгъдән Атнабаев тәбрикләде. Алар хөрмәтенә мул табын әзерләнде.
Хөрмәтлибез сезне, зурлыйбыз, тыл батырлары, авырлыкларны күп күргән сугыш чоры балалары!
Фидәлия МОСТАФИНА.
Читайте нас: