Кеше үз гомерендә нинди генә җәрәхәтләр алмый да, нинди генә чирләр белән очрашмый. Кулы яки аягы сынып хафага салсынмы, сукыр эчәгенә ябышсынмы, кан басымы күтәрелсенме – адым саен сырхау сагалап кына тора. Йөкле хатын-кызларны бәби табу йортына илтеп куюны әйтеп торасы да юк. Авыл җире авылча инде ул. Хәзер генә ул юллар ялтырап ята, һәр кешенең капка төбендә үз машинасы. Элек техникасын табарга, төн, дип тормыйча, район дәваханәсенә илтеп җиткерергә кирәк иде. Әлфия Гайса кызы ал-ял белмичә, беренче ярдәмне вакытында күрсәтеп, авылдашларының ихтирамын яулады. Шушы хезмәткә 39 ел гомерен багышлап, медицина хезмәтенә тугры калды.
Дүрт дистә ел вакыт эчендә барлык авыл халкына ярдәме тиде Әлфия апаның. Бер үзе генә бу кадәр йөкне тартырга авыр булыр иде, әлбәттә. Тормыш иптәше Рөстәм Хөрбәк улы – аның таянычы, киңәшчесе. Күз явын алырдай матур дөнья корып, ике ул тәрбияләделәр. Радик белән Рамилнең инде үз гаиләләре. Зүрәни, зүрәтиләрен сөендереп, оныклар үсеп килә.
Заман белән бергә атлый Әлфия Гайса кызы. Читтән торып фельдшер һөнәрен үзләштерде. Озак еллар үз эшен намус белән башкарганы өчен БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде, «Сәламәтлек саклау отличнигы» исеменә лаек булды.
Тормыш матур аны сөйгәннәргә,
Матурлыгын тоя белгәннәргә.
Авырлыгын җиңеп,алга атлап,
Яшим, диеп, янып көйгәннәргә.
Шулай, язмыш сынауларын җиңеп, үз язмышын матур итеп үзе төзеп, тормышның ямен табып, яраткан эшем, гаиләм, дип яши безнең Әлфия апа.