Гатия әби безнең күрше иде. Ул бердәнбер улы һәм килене белән яшәде. Гаилә зур – Әдилә апа белән Тәхәви абый биш бала тәрбияләп үстерделәр. Балалар үстерергә Гатия әбием ярдәм итте. Абыйның холкы үзе белән генә иде, өйдә тавыш чыкса, әби, оныкларын алып, безгә керә. Инәй белән төн буе сөйләшеп утыралар, ул елый-елый башыннан үткәннәрне сөйли. Балачакта кызыксынучан буласың, мин дә алар сөйләгәнне тыңларга ярата идем.
Район тарихын тикшереп, укучыларга тарихи мәгълүмат биргән А.Гыйльмаев репрессия корбаннары турында язган исемлектә 21 авылдан 80 кешенең фамилиясе теркәлгән, 80 гаиләнең язмышы алдан хәл ителгән. Шул исемлектә Чургылдыдан Гатия Хөсәенова да булган.
Әбиебез икенче дулкын репрессиягә эләгә. Аны дин юлында йөри, муллаларны яклый, дип кулга алалар. Гатия әбием сөйләгәннәрдән: «Иртән мине өйдән алып чыгып киттеләр, җәяүләп урман аша Тәтешлегә юл алдык. Алар атта, мин төенчек күтәреп алар артыннан атлыйм. Авылым белән, җиләк җыйган, мунчала салган Сайпан буасы, печән чапкан акланнарым белән озакка аерылырмын, дип уйламадым. Тикшерерләр дә, кайтарырлар, дип уйладым. Төрле авыллардан җыелган райондашлар белән бер бүлмәгә шыплап тутырдылар. Гаиләләре, яшь балалары булганнар бигрәк тә җәл. Балалар елый. И, Ходаем, күрде инде башларым. Икенче көнне төрле статьяларга бүлеп хөкем чыгардылар һәм Бөрегә, аннан Уфага алып киттеләр. Авылдан ары беркайда барган юк, минем өчен бу зур яңалык иде. Ә аннан соң поездга, вагоннарга төяделәр, бер вагонда кырыклап кеше. Бик озак бардык. Үлүчеләрне разъездларда төшереп калдырдылар. Берзаман: «Байкал, Байкал», – дип вагондашлар тәрәзәләргә җыелды. Мин дә карадым. Исем китте, иксез-чиксез су булуына шулкадәр аптырадым. Ул Байкал күле булган икән. Бераз баргач, безне төшереп калдырдылар, поезд ары китте. Сукмактан атлыйбыз, биек наратлар арасыннан кояш нурлары төшә, бераздан урман эчендә бараклар күренде, аның янында балалар һәм берничә хатын-кыз кайнаша иде. Мине дә шул баракка урнаштырдылар. Бер авыз сүз русча белмим. Ярдәм иттеләр. Әкренләп лагерь тормышына өйрәндем, ипи-тозлык русча сөйләшә башладым. Кичен каравыл кереп, матур, яшь хатыннарны алып чыгып китә, алар иртән генә кайталар иде. Мин ул вакытта аларны кая алып барганнарын белми идем. Галина исемле олы гына хатын мине үз канаты астына алды. Ул табиб иде. Яһүд хатыны икәнен соңыдан гына белдем. Алар кебек ябык, кара булганга алар янына куйганнардыр инде дип уйлыйм. Мең рәхмәтләр Галинага, мине курчалап, яманлыклардан саклап калды. Ул мине буын утыртырга, авыруларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтте. Урманда ирләр агач ега, ә без ботак чабабыз, өябез. Әз генә ял арасында да Галина миңа шифалы үләннәрне күрсәтә, аңлата иде. И, Ходаем, ничек чыдадым икән, җәен черки, кыш ачы салкын, өстә алама-салама кием. Әле дә шул яһүд хатыннары ярдәм итте. Алар булмаса, мин мәңге шул якта ятып каласы бала идем. Үз динемдә булмасалар да, кешеләр бер-берсенә ярдәм иттеләр. Гомерем буе мин аларга хәер-догада булдым. Мине диннән биздерәбез, дисәләр дә, Аллаһыма табындым, ул ярдәм итте, итагатьле бәндәләр белән очраштырды», – дип сөйли иде әбием.
Ул авылда буын утыртты, авылдашларга төрле үләннәр белән дәваланырга ярдәм итә иде. Бервакыт кызамык авыруы таралды. Мин җиңел генә үткәреп җибәрдем, Җәвит энем бик авыр хәлдә ятты. Инәй Гатия әбине алып керде. Ул аны нәрсә эшләткәндер, төнен энем тыныч үткәрде, икенче көнне ашарга сорады. Ике көн су гына йотып торган энем, акрынлап аякка басты. Менә ничек ышанмыйсың инде әбинең көченә. Ул үлән җыя, һәрберсенең исемен белә иде. «Галина шулай корыта, шулай җыя, монысы шуңа, тегесе тегеңә файдалы», – дип әйтә иде.
Их, әбием, бүген исән булсаң, бернигә карамый сөйләшеп утырыр идек. Синнән күпме мәгълүмат алыр идем. Сез бит тере тарих булгансыз. Күрше Акәбиләрем, урыныгыз оҗмахта булсын.