Законлы кияүгә чыккан кызның әнисендә яшәвен ни дип әйтәсең инде? Үзе ничек ашыккан булды, янәсе, ирсез торып кала. Күрмәгәннең күрәсе килә… Күгәрченнәргә кадәр очырып, туй ясадык, күңелләрен күрдек. Инде килеп, әти-әниеңне борчымый, тыныч кына яшә дә бит. Юк, нидер җитми аларга. Менә инде, порхылдап тиргәшәләр дә, пакетын өстерәп, кайта да җитә. Баштарак кияү кызыбызны рәнҗетәдер сыман тоелды, гел якладык үзен. Тора-бара болай кылануыннан без дә ялка башладык. Кызыбызның холкы тоже ничауа. Ә үзләре тагын бер-берсез тора алмый. Көннәрен аерым уздырдылармы, сагынышалар. Менә чөкер-чөкер телефоннан туктамый сайрый башлыйлар. Мәхәббәт кошларына әйләнәләр дә куялар. Ә бер атнадан тагын шул хәл кабатлана, тагын пакетын күтәреп кайтып җитә. Бергә тора да, аерым яши дә алмыйлар. Араларында чакрымнар булса гына кешечә мөнәсәбәттәләр.
Әллә без бик теләп кияүгә барган да, гел генә яратышып торганмы? Инәй мәрхүмкәемне 17 яшендә урлаганнар. Ире үзеннән 18 яшькә зур булган. Сөйләгәннәре гел хәтердә: «Кичтән дус кызым белән Тәслимәттәйгә катык кына илтеп бирергә дип чыккан идек. Юл сораган булып атчылар туктады. Ничек зур киндер япмага уралганымны сизми дә калдым. Иптәшем куркуыннан качкан. Менә шулай, икенче авылга кияүгә киттем. Ул мине күптәннән күзәтеп йөргән икән. Башта бик ияләшә алмый газапландым. Бер атна елап кына чыктым. Болай яши алмаячакмын, дип сигезенче көнне качтым. И-и, сөенеп өйгә кайтып кердем. Инәйнең йөзен күрсә-ә-әң! Кара янды, ачуланды: «Ни оятың белән кайттың? Соң, берегездән булса да чак котылдым, дигән идем бит. Синнән башка да тагын биш сеңелкәш-энеләрең бар. Барыгызны да бер үзем ничек аякка бастырыйм? Бар сыпырт кирегә. Башкача ялгызың кайтып керәсе булма». Тагын да ныграк үксеп, җәяүләп кирегә киттем. Ирем бу хәлне белми дә калды. Ул эштән кайтканчы, кайтып җиткән идем. Вакыт үзенекен эшли. Мин дә күндем. Балаларыбыз тугач, тормышыбызга ямь керде. Ирем алай әйбәт булды. Алдагы көннәрдә матур яшәдек. Хатын-кыз шулай сабыр итә-итә өйрәнә инде».
Инәйдән аермалы буларак, үзем яратып, вәгъдәләшеп кияүгә чыксам да, кайтып китәсе килгән чакларым күп булды. Ә мин үч итеп капканың теге ягына да чыкмадым. Ул ир. Ант итеп алган икән, мине бәхетле итәргә тиеш дип күрдем. Бер куды, ике куды, өченчегә, бу бары кайтып китми инде, диде бугай. Яшь чакта бераз җил-давыл була инде ул. Без дә тындык. Күз тимәсен, бик матур яшәп киттек. Тормышта күп нәрсә хатын-кыздан тора.
Менә бүген дә кайтып керде әле кызым. Бер көн ачуланып йөриячәк тә, иртәгә тагын сагынып шалтыратачак. Үзенә әйттем әле:
– Кызым, дөньясы шуңа корылды: барысы онлайн. Сез дә онлайн гына яшисезме соң әллә?
Кызымның күзләре шар булды. Ә кичен түзә алмый онлайн киявебез беренче булып шалтыратты».