Дәү әтием Мәүлитҗан Нигамәтҗанов 1952 елда Кальтәү авылында дөньяга килгән. Әтисе сугыш ветераны, әнисе колхозда доярка була. Кальтәү сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, дәү әтием хезмәт юлын фермада савучы булып башлый. Аңа анда нибары 15 яшь була. Кечкенәдән әнисенә ярдәмләшеп үскәнгә, бу һөнәр аның өчен ят булмый. Иртә таңнан торып эшкә ашыга малай, ә андагы хезмәт җиңел түгел – бар эш кул көче белән башкарыла.
Тиздән аңа хәрби хезмәткә чакыру килә. Тын диңгез флотында хезмәт итә ул, үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Туган ягына әйләнеп кайтканнан соң, «Фәнгә» хуҗалыгында эшен дәвам итә, югары хезмәт уңышларына ирешә.
Дәү әтием саргаеп беткән кәгазьләр арасыннан хезмәт елы истәлекләрен, наградаларын ала. Менә бу гәзиттә аның турында мәкаләләр басылган, монысында аның төрле урыннарда депутат булып сайлануы турында язылган. БАССРның Югары Советы депутаты, КПСС съезды делегаты булдым, ди үзе. Ә менә аның наградалары – 2нче һәм 3нче дәрәҗә Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күп санлы медальләре, Почет грамоталары, дипломнары. Барысын да кадерләп саклый дәү әтием.
Минем кадерле кешем үзешчән сәнгатьтә катнашучы да булган – клубтагы бер генә чара да ансыз үтмәгән. Бик матур биегән ул. Авылдашларыбыз аны киң күңелле ярдәмчел кеше, дәү әнием тугры тормыш иптәше, әтием сөекле, үрнәкле, таләпчән әти буларак билгели. Дәү әни белән алар 43 ел матур гомер иткәннәр. Алар безне – биш оныкларын – бик ярата. Горурланам дәү әтием белән!