Гали Чокрыйның кызы Мәрьям бу авылда мулла булып торган Шаһидәүләттә тормышта була. 15 яшьтән балалар укыткан, магазинда сатучы булып эшләгән Рәйханә Мәрьям апасына кунакка бара. Шунда Имаметдин күреп кала да инде тыйнак, зәңгәр күзле кызны. Бер күрүдә йөрәген яулый бу кыз егетнең. 1917 елда ул Гыйниятулла (Ахунҗан) хәзрәт өенә яучы җибәрә .
Гражданнар сугышы чорында авыл урамнарыннан я кызыллар, я аклар узуы көндәлек күренешкә әйләнә. Вакытлыча Аскын районы Казанчыда яшәп торган Рәйханәне Имаметдин сызгырып торган уклар астында атлар арбасында алып кайта.
Совет хөкүмәте халык арасында наданлыкны бетерү бурычын куя. Башлангыч мәктәп ачыла. Анда Рәйханә 15, Имаметдин сигез ел укыта. Дөньяларын матурлап, башта Мидехәт, аннары минем әнкәем Сәхия дөньяга килә. Малай туса, билдән балта төшә, кыз туса, тәмле ризык пешә, дигән халык әйтеме болар гаиләсенә хак туры килә. Имаметдин өздереп гармунда уйнап, Рәйхан-гөлем, дип җырлаган, шуның өстәвенә, балта остасы да булган. Ә инде күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, узган гасырның утызынчы еллары башында 12 кешедән торган «Эшче» исемендәге колхозга җитәкче итеп сайлап куялар. Ул сельпо җитәкчесе булып та эшли. Тыныч кына яшәп ятканда бернинди начарлык эшләмәгән Имаметдинны район үзәге Янавылга милиция хезмәткәрләре килеп алып китә. Гаебен таба алмагач, кире кайтарып җибәрәләр. Гаиләсендә тынычлык бетә, халык та кырын карый сыман. Киңәшләшеп, колхозны ярдәмчесенә тапшырып, Сарапулда яшәгән туганы янына чыгып китә Имаметдин. Анда сал агызу эше белән шөгыльләнә. Шулчакны аңа кулак исемен тагалар да инде. Йорт җиһазларын арбаларга төяп, алып китеп саталар. Берсеннән-берсе кечкенә җиде баланы ризыксыз калдыруларын уйламыйча, савым сыерын да алып чыгып китәләр. Шул ук вакытта бердәнбер калган йортның да сатылган булуы ачыклана.Күршесендәге ак сакаллы Закир бабай, кемнең җиде баланы яшәр урынсыз калдырырга хакы бар, Яңавылга хакимияткә йөре, ди. Балаларны өлкән кызы Сәхиягә куеп, юлга чыга Рәйханә. Урындыкка менеп басып (казанга буе җитми), кыз аш пешерә башлый. Шулвакыт дөбердәгән тавыш ишетелә, казанга тузан коела башлый. Йөгереп чыкса, өй түбәсен сүтә башлаганнар. Апайларны ашатып алыйм әле, көтеп торыгыз, дигәнне колакларына да салмый, өйне сүтүне дәвам итәләр. Күрше Көрәш авылына сатылган булган өй. Рәйханә Яңавылдан бернинди җавап та алмыйча кайтуына өй урынында моңсуланып мич кенә утырып калган. Ә балалар... Иң өлкәненә ун да тулмаган, кечесе Нәүфәлгә алты ай. Салам, иске-москы җәеп, җирдә ятып йоклаганнар.
Имаметдинның өлкән абыйсы Җиһантдин Аксәеткә барып, Ахунҗан хәзрәтне алып килә. Мунчаны өй итеп салырга карар итәләр. Күчереп салып, шунда яши башлыйлар. Имаметдин караңгыда гына кешегә күренмичә кайтып йөри. Шул арада төпчек кызлары Тәвилә туа. 1938 елда колхоз рәисе чакыруы буенча Сарапулдан кире кайта, хуҗалыкта төрле эшләрдә катнаша. Балта остасы буларак, тәрәзә рамнары, ишекләр ясый. Яңа йорт салып чыгу турында планнар төзи. Бу чорда йорттан алты кеше колхозда эшли. Бу елда ашлык нык уңа, кызыл олау белән ашлык китерәләр. Инде дөньялар көйләнеп киткән кебек тоела. Ашарга икмәк, торырга урын, кияргә дә бөтенесе бар сыман.
Ләкин декабрь аеның бер салкын төнендә биш кеше килеп кереп, Имаметдинны тагын кулга алалар, базга төшеп тентү үткәреп, болай да фәкыйрь тормышның астын өскә китереп чыгып китәләр. Хушлашырга да ирек бирмичә, бала-чаганы этеп кенә җибәреп, аларны аералар. Имаметдин: «Минем бер гаебем дә юк, тиздән кайтырмын», – ди. Күз ачып йомганчы машинага утыртып алып китәләр. Рәйханә сигез бала белән тагын ятимлеккә күчә. Авыр, түзә алмаслык көннәрне төннәр алыштыра. Ләкин яшәргә кирәк, балалар ачтан үлмәсен, дип, кешеләргә ялланып бер икмәк өчен көн буе бил бөгә. Түшәм юа, бакча эшләре башкара, тегү тегә. Бердәнбер «Зингер» машинасы, сөт аерту сепараты булганга гаепләп, ниндидер заттан булганын исбатлап, өч авылдашы кул куеп, Имаметдинны сөргенгә озаталар. (Фамилияләрен язып тормыйм, туганнары исән-сау, авылда яшиләр). «Зингер» машинасын сатып алып, бер мәрхәмәтле кеше аны гаиләгә кире кайтара. Инде балаларга килгәндә, аларга да яшәве бик җиңелләрдән булмый. Язын колхозга алалар, көз җитеп уңыш бүлә башлагач, кире чыгаралар. Бигрәк Сәхия исемле кызын кимсеткәннәре мәңге күңелендә сакланып кала. Мәктәптә бергә укыган иптәшләрен пионерга алалар. Түземсезлек белән кызыл галстук тагам дип торган кызны «Син кулак баласы» дип, кайтарып җибәрәләр. Елый-елый кыз әнисеннән: «Кем соң ул кулак баласы», – дип сорый. Әнисе Рәйханә ни дип җавап бирергә дә белми. Тырыш, укымышлы кешеләрне шулай дип атыйлар, дип җавап бирә әнисе, барлык үткән гомерен күз алдыннан кичереп.
Рәйханә Имаметдинны күреп булмас микән, дип, Яңавылга йөри. Шунда эшләп йөргән яшь милиционер: «Аны күптән кара машинага утыртып алып киттеләр инде, башкача килеп йөрмә», – ди. Соңгы өметен өзеп, кайтыр юлга чыга.
Авырлыклар Рәйханәне чыныктыра. Ул 40 көн эчендә Бөек Ватан сугышында ике улын, мәңгелеккә дип кавышкан сөйгән ярын югалта.
Имаметдинның исә 1943 елда хәлсезләнеп, сәламәтлеге какшаган көе поезд белән кайтып килгәндә борыны каный башлый. Красноуфимск вокзалында төшереп куялар аны. Үлде, дигән хәбәре килгәч, балалары эзләп барсалар, кайда күмелгәнен беркем дә әйтә алмый, каберен дә табалмыйча кайталар. Соңрак эзләүләр дә нәтиҗә бирми.
Рәйханә белән Имаметдинның балалары тырыш, хезмәт сөючән булып үсәләр. Сигез баланың дүртесе югары белем ала. Сәхия Бөре педагогия институтында укый, Тәвилә – Урал политехник, Флиз, Гайдани – Свердловск тау институтын тәмамлый. Ике уллары Бөек Ватан сугышында һәлак була.
...Менә тагын кыр казлары каңгылдашып җылы якка оча. Инде алар, әтиегез акланды, ул меңнәрчә кешеләр кебек репрессия корбаны, дигән сыман баш очында канат кагып, киң офыкка, күз күрмәгән җирләргә юл ала.