Барлык яңалыклар
Безгә язалар
25 ноябрь 2020, 13:16

Милли рухыбызны саклыйк!

Республика көнендә, ягъни 11 октябрьдә, «Каенкай» балалар бакчасында әлеге тантанага багышланган чаралар үтте. Үсеп килүче буында үз телебезгә һәм мәдәниятебезгә сөю тәрбияләү максатында оештырылган бу иртәлекләр һәр бала тарафыннан яратып кабул ителде.#детибашкириисчастье #башҡортостанбалалары


Әлеге бәйрәм уңаеннан «Чәчәк ат, Республикам!», «Дуслык әйләнәсендә» музыкаль күңел ачу иртәлекләре, барлык төркемнәрдә «Башкортстан халыкларының милли киемнәре» темасына рәсем күргәзмәләре, тематик дәресләр үтте. Педагоглар һәм балалар «Башкортстан халыклары костюмнары» флешмобына кушылып, дәресләргә милли киемнәрдә килде. Уен формасында алып барылган бу чараларда балалар милли кием детальләре, бизәк һәм орнаментлары белән танышты.
Шунысы куанычлы: «Милли кием – халкым комарткысы» номинациясендәге республика флешмобында катнашып, безнең тәрбияләнүчебез Азиза Мулланурова җиңүче исемен яулады. Бу нәни кызчыгыбыз өчен дә, безнең коллектив өчен дә зур шатлык. Милләтебезне, милли рухыбызны саклау өстендә киләчәктә дә нәтиҗәле эшләр, җиңүләр юлдаш булсын.
Чулпан Котлыбаева, «Каенкай» балалар бакчасы музыкаль хезмәткәре.
Читайте нас: