Сүз аларның беренчесе турында барачак. Ул «Тынгысыз балачак. Уйлап чыгарылмаган хәлләр» дип атала. Санкт - Петербург шәһәренең «Китап бүләкләре» нәшриятендә дөнья күргән әлеге басма авторның балачак дусларына багышлана.
Шуны аерым билгеләп үтәр идем – Вадим Гадият улының үзе эзләп тапкан афоризмнары бик уңышлы килеп чыккан. Мисалга «Бүген нәрсә булган, иртәгә ул үткәндә кала, ә өченче көндәгеләре тарихка әйләнә» яки «Эштән куркырга кирәкми, ул үзе синнән курыксын» дигән эпиграфларны китерергә мөмкин.
Аннары китапта төп яки икенче пландагы геройлар юк. Аның һәр бүлегендә алар турында аерым һәм җентекле языла, чөнки автор өчен сөйләнелгән һәркем кадерле, тормышлары, язмышлары мөһим – бу үзләре хакында ике-өч абзац кына бүленгәннәренә дә кагыла.
Иң беренче чиратта минем игътибарны 2нче мәктәптә эшләгән дәвердәге коллегама багышланган «Уникаль укытучы» бүлеге җәлеп итте. Ул авторның үз геройларын төгәл характерлый ала белүен дәлилли. Замандашымның, чордашымның барлык көчле, яхшы сыйфатлары телгә алына: «Беренче дәресләрдән үк аның иң яхшы икәнлеген аңладык – ул физкультура укытучысы Әдип Гәрәй улы Миңнегәрәев». Арытабан тагын да кызыграк: «Аның башкалардан аерылып торган таланты спорт өлкәсенә генә кагылмый. Ул менә дигән музыкант, баянчы, үзешчән театрның алыштыргысыз актеры иде». Ягымлылыгы, мөлаемлылыгы билгеләп үтелә. Һәм бу, берсүзсез, чын дөреслекне раслау. Әдип Гәрәй улы килеп кергәндә укытучылар бүлмәсе яктырып, андагы педагогларның күңелләре күтәрелеп китә иде.
Әлбәттә, иң якты хатирәләр әти-әнисе, зур әтиләре-зур әниләре, сеңелләре турында сакланган. Китапны күпсанлы фоторәсемнәр бизи, алар арасында уникальләре дә җитәрлек. Бу В. Шәйхлисламовның аерым шөгыле. Мондый китапларны иң яхшылар исемлегенә кертү бик дөрес булыр. Вадим Гадият улына бу уңайдан рәхмәттән башка нәрсә әйтерсең. Бездән олы хөрмәт аңа.