Барлык яңалыклар
Безгә язалар
8 декабрь 2020, 12:10

Тәүлек әйләнәсенә, ялларсыз...

Авыл өстенә яңа пешкән икмәк исе таралса, балачакка кайткан кебек буласың. Әни мичтән икмәкне алып та өлгерми, син шул кыерчыкны тотып, кулларыңны пешерә-пешерә, уйнарга чыгып та йөгерәсең.

Нинди хуш исле ул – яңа пешкән икмәк исе, аны бернинди башка ис белән дә чагыштырып булмый! Икмәк – бик күп көч салынган яшәү чыганагы. Элек-электән икмәк пешерүче халык арасында абруйлы кеше булган. Бу өлкәдә ялгыш килеп эләккән кеше юктыр ул.
Иске Сикияз авылыннан Линария һәм Ришат Шәрифҗановлар менә шундый тырыш һәм булдыклы пар. Биш ел элек алар өйләренә кечкенә бүлмә төзеп, үз эшләрен ачып жибәрә. Башта авыр була. Сатып алучыңны табу, он, чүпрәнең сыйфатлысын табу, кирәк-яракны сатып алу, эшне җайга салу булсынмы. Бүгенге көнгә алар барлык уңайлыклары булган, сан-эпидемик кагыйдәләргә туры килгән бина төзегән. Көненә 200дән артык икмәк җитештерелә монда. Эшнең төп авырлыгы Линария иңнәренә төшә. Аның эш көне иртәнге сәгать дүрттә башлана. Камыр изеп, табаларга тутырып аларны күпертергә озатканчы, таң ата. Эссе мичкә озаткач та, карап торырга кирәк, йөзе киләме, янып-көеп китмиме.
Күпереп пешкән, хуш ис бөркеп торган икмәкләрне жиңел машинага төяп, Ришат кибетләргә юллана. Район үзәгендәге кибетләргә илтеп биргәч, тирә-як авыл кибетләренә вакыт җитә. Безнең авыл халкы сәгать 11 тирәсендә кибеткә җыела, Иске Сикияз ипие килә. Кайчакта икмәк житми дә кала, бигрәк тә җәй айларында. Авыл халкы, Сикияз ипие туклыклы, дип ала. Икмәк пешерү белән генә чикләнми Шәрифҗановлар, төрле күмәч, пирог, бавырсаклар да пешереп саталар. Кулланучылар яратып алырлык булсын дип, тырышып эшлиләр. Алга таба да шушы темпны югалтмыйча, яңа җитештерү ысулларын үзләштереп, эш урыннары ачуны исәпкә алып, дәртләнеп хезмәт итсеннәр.
Дөресен генә әйткәндә, әле районыбызда пешерел­гән ипиләр җитешми – аларны төрле яклардан китерәләр. Авылларыбызда икмәк пешерүчеләр артсын иде. Шушы икмәк ризык­лары үзебезнең оннан да җитештерелсә, тагын да ныг­рак тәмле һәм сыйфатлы булачак бит.
Лариса ФӘЙЗРАХМАНОВА.
Ялгызнарат.
Читайте нас: