Барлык яңалыклар
Безгә язалар
17 Май 2022, 16:30

Бу дөньяда була төрле хәлләр...

.Армиядә һәм хәрби флотта гына чын егетләр тәрбияләнә

Бу дөньяда була төрле хәлләр...
Бу дөньяда була төрле хәлләр...

 

Вадим Шәйхлисламов

Инде озак еллар үтсә дә, 1970-1973 елларның язы минем күңелләрдә әле булса саклана. Ул елларда мин изге бурычымны үтәп, ил сагында тора идем. Безнең заманнарда армия сафларына басу иң изге гамәлләрдән саналды. Армиядә һәм хәрби флотта гына чын егетләр тәрбияләнә.

1970–1973 елларда мин Архангельск хәрби диңгез радиотехник мәктәбендә белем алдым һәм хәрби хезмәтемне Кызыл Байраклы Төньяк флоты кораблендә үттем.

Төрле чаклар булды: авырлыгын да, шатлыгын да кичердек, әмма нык истә калганы – диңгездә корабльдә  булган кызык хәлләр. Корабльгә килгән матросны сынауга дучар итәләр икән. Мин дә беренче көннәрдә бу сынауларга эләктем.

Кич иде. Хәер поляр төннәр башланганлыктан, көнне төннән аерып булмый торган вакыт. Дулкынланып, корабль бортына басам – монда мин өч ел гомеремне үткәрергә тиеш булам. Корабльгә эчкәрәк үттек, тагын эчкәрәк. Карап барам, стенада аяк эзләре күренә. Аптырам калдым, ни өчен кешеләр стенадан йөрде икән, дим. Карасаң, корабль бүген хәрби походтан кайткан һәм ике тәүлек тугыз баллы штормда булган икән. Шторм вакытында ул, селкенеп, 45 градуска суга ята икән һәм стеналар палубага әверелә. Мине алып баручы артыннан траптан кубрикка төшәм. Монда мине төрле кызык хәлләр көтеп торган икән. Минем килүем солдатларны дәртләндереп җибәрде. Кубрикта ике рәт булып ике катлы караватлар тезелеп куелган. Бүлмә эчендә бактан җайланган озын өстәл, банкалардан озын эскәмия куелган. Ә өстәл артында 12 матрос ашап утыра. Өстәлдә нәрсә генә юк: беренче, икенче ашлар, салат, кыяр һәм яшелчә-җимеш куелган поднос утыра. Төкерегемне йотып куйдым, минем дә ашыйсым килә. Бу берәр бәйрәм өстәледер инде, дип уйлыйм. Ул морякларның көндәлек ризыгы булып чыкты.

Икенче көнне ашханәдә бик канәгатьләнеп щи ашап утырам. Шулчак ашап утыручылар арасында утырган старшина Журавлев сикереп торды. Үзенең тәрилкәсеннән зур таракан алып, авызына алып суырды да, палубага ыргытты. Бөтенесе дә күрерлек һәм ишетелерлек итеп:«Ни өчен щида таракан йөзеп йөри? Ике наряд сиңа», – диде ул пешекчегә кычкырып. Минем күз алларым караңгыланып китте, аппетитым югалды. Эчем борып, укшый ук башладым. Бочковой мине бәдрәфкә озатты. Бүлмәбезгә керүгә бармак төртеп шаркылдап көләргә тотындылар. Алар һәр килгән яңа матросны шулай кызык итә икән. Бәс төстәге пластиктан ясалган «таракан спектакле» бик уңышлы килеп чыкты. Аны тараканга охшатып кисеп эшләгәннәр, йомшак булгач кыймылдатуы берни дә түгел. Ач калып бик озак йокыга китәлми яттым. Эчемдә бүреләр үкерә, ә калганнарга кызык.

Икенче тапкыр тагын кызык иттеләр. «Молодой»лар йокыга талганда, икенче ел хезмәттәгеләр җыелып кино карыйлар. Минем дә йокы килми, кино карарга өметләнеп, торып утырдым. Озак утырырга туры килмәде, бер матрос минем янга чәйнек күтәреп килде дә: «Я, клотикка барып кайнар чәй алып кил әле»,– дип, кулыма чәйнек тоттырды. Мин тиз генә киенеп, коридорга чыктым, тик берни аңламыйм, клотик дигәннәре кайда икән соң? Бик озак карап йөргәннән соң, дежурның янына сугылдым, ул да юк. Югары палубага күтәрелдем, анда трапта вахтада торучы егеттән сорыйм, ул да клотикның ни икәнен белми. Клотикны белүче кеше эзләп байтак кына йөрдем. Егетләр көтәдер инде, дип борчыла башладым. Шулвакыт ишекләр ачылып аннан аста дежур торучы егет чыгып килә. Аңа нәрсә эзләвемне аңлаткач, ул рәхәтләнеп көлде һәм мине югары палубага алып менеп, мачтаның иң югары ноктасын күрсәтте. «Менә ул клотик, бар мен, чәеңне кайнатып төш»,– диде ул. Озак кына йөреп бүлмәгә килеп керүемне көтеп торган егетләр бертавыштан кычкырып көлеп җибәрде.

Моннан тыш та бик күп этлекләр ясалды әле. Бервакыт Анатолий Касаткинны якорь үткерләргә куштылар. Бу кызык-мәзәкләр офицерлар гаиләләре янына кайткан вакытта була торган иде. Елдан артык хезмәт иткән егетләр Толикны якорьлар, чылбырлар саклана торган бүлеккә алып керәләр. Якорьны караган булып, бу бит бөтенләй тупасланган, җиргә кермәячәк, дип сөйләнеп, Толикка аны үткерләргә кушканнар. «Әйдә, туган, Родина тебя не забудет!» – дип кулына игәү тоттырганнар. Ул ике көн буе шушы эш белән мәшгуль булды. Аның бәхетенә, боцман ачык ишекне күреп керсә, игәү белән эшләнеп утырганын күреп, эшнең нидә икәнен аңлап кала. Толикны жәлләп, якорь үзенең авырлыгы белән төпкә утырганын аңлатып бирә. Тимер кырудан кап-кара булып беткән «Бүкән» кушаматлы егетне кубрикта көлеп каршы алдылар.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: