Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Безгә язалар
23 Май 2022, 12:15

Үкенечкә калды...

Вильнюс Вәлиевның «Илһам» халык театрына килүе безнең өчен зур табыш булды.

Үкенечкә калды...
Үкенечкә калды...

Истәлек

Вильнюс Вәлиевның «Илһам» халык театрына килүе безнең өчен зур табыш булды. Театрда гына түгел, ул бар мәдәният хезмәткәрләре арасында үз кеше булып китте. Аның репетицияләргә йөрүе генә дә зур шатлык булды: елмаеп килеп керә, кайчан сүзләрен ятлап өлгергән. Үзенекен генә түгел, бөтен спектакльне яттан белә иде. Данил Салиховның «Хатын түгел аждаһа» комедиясен сәхнәләштереп, Гәрәбаш, Күрдем, Кальтәү мәдәният йортларында гына күрсәтә алдык. Кызганычка каршы, тамашачы күңелен яулап өлгергән Вильнюс Фәһим улы арабыздан вакытсыз китте.

Ул ролен йөрәге аша үткәрде, үзен комик герой буларак та танытты. Театрда елата белү – зур осталык, әмма көлдерә белү күпкә авыррак та әле ул. Уйналмаган рольләре, оста журналист буларак язылмаган мәкаләләре калды. Аның әле томан каплаган, өшегән күңелләргә яктылык нуры бөркерлек рольләр тудырырга сәләте бар иде. Өмете район сәхнәсендә чыгыш ясау иде. Үкенечкә калды... Өлгермәдек.

Талантлы, яхшы кеше арабыздан китсә, җаныбыз бушап кала. Нишлисең, үлем үкенечсез булмый. Аның акыллы киңәшләре, елмаеп кына сәлам бирүләре, тыйнаклыгы, таланты гомер буена күңелләрдә сакланыр.

«Илһам» район халык театры коллективы.

 

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: