Барлык яңалыклар
Безгә язалар
30 Май 2022, 16:15

Бердәм көч белән

Данил Фәткыев  Гәрәбашта эшсөяр, тырыш, бердәм халык яши.

Бердәм көч белән
Бердәм көч белән

Районыбызда иң төзек, чиста авылларның берсе булган Гәрәбашта эшсөяр, тырыш, бердәм халык яши.

Авыл өстендә азан тавышлары яңгырый, җомга намазлары үтә. «Фатыйма» мәчетендә ел әйләнәсендә 40ка якын кеше чиратлап дежурда тора. Килгән кеше хәер салып, фатыйхасын алып китә.

Яз җитү белән урамнар, ихата алларын чистарттык. Ата-бабаларның рухын искә алып, зират территорияләрен тазартуны оештырдык.

Шушы көннәрдә Ирина Солтанова тәкъдиме белән мәчет алдында төрле формаларда клумбалар ясап, балчык ташып, чәчәкләр утырту белән шөгыльләндек. Авылдашыбыз, эшкуар Урал Шәйхетдинов такталар хәзерләп бирде. Утыртылган җимеш агачларының төпләрен йомшарттык. Әлифә Гайнуллина, Раушания Зекриева, Раушания Гәрәева, Әлфирә Шәйхетдинова, Рәүмәнә Әхмәтова, Рита Әхмәтова, Рита Хәйдәршина, Альбина Арсланова, Рида Мөхәмәтгалина, Кәүсәрия Шәйсламова, Инфир Адыев, Нәсимә һәм Фаил Нургалиев­лар иман йортыбызны төзекләндерүгә күп көч салдылар.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: