Барлык яңалыклар
Безгә язалар
17 февраль 2023, 10:27

Китап – иң яхшы бүләк

«Бергә җырлаган чакларны искә алып» Сафуан...

Китап – иң яхшы бүләк
Китап – иң яхшы бүләк

Китап – иң яхшы бүләк

14 февраль – Халыкара китап бүләк итү көне

Клара Байгазина

Минем өйдә зур гына китапханә тупланган. Күченеп килгәндә күп кенә китапларым иске йортта калды. Йөздән артыгын район китапханәсенә бүләк иттем. Күпме китапларны белем көнендә балаларга бүләк итеп бирдем. Үземнең иҗатымны чагылдырган биш китап чыгардым, аның саны 1750 данә. Барлык туганнарыма, якыннарыма, хезмәттәшләремә, укучыларыма тараттым.

Рәвия Ганиева белән миңа Язучылар союзының XIIIнче съездында катнашырга форсат тиде. Анда миңа «Гасырлар тавышы. Башкорт поэзиясе антологиясе»н бүләк иттеләр. Уфа «Китап» нәшриятында басылган бу китап зур күләмле. Анда катнашучыларның автографын алып мәңгеләштердем. Кемнәр соң алар автограф хуҗалары? Кем беләндер БДУда бергә укыганбыз, кем беләндер комиссия әгъзасы буларак, «Бригантина» клубын җитәкләгәндә ярышларда очрашканбыз. БР Язучылар союзы рәисе Рәвил Бикбаев, галим-филолог Розалия Солтангалиева, «Кларе с вечной любовью» дип Ирек Кинҗәбулатов. «Любезной Кларе ханум, землячке Ангама Атнабаева» дип Азат Мәгазов, «Студент елларын искә алып», Ризван Хаҗиев, дип үзләренең имзаларын куйганнар. Сүз уңаеннан язып үтим: Ризван Хаҗиев безнең райондашыбыз Советлар Союзы Герое Әмирҗан Хәйдәров турында язып чыгарды.

Язучылар Марат Кәбиров, Әхсән Бабич, Риф Мифтахов, Муса Сираҗетдинов та үз автографларын куйды бу китапка.

Автографлар алып торганда яныма бер таныш түгел яшь егет килеп басты. «Гафу итегез, беркайчан да автограф биргәнем булмады, сезгә беренче тапкыр», – ди ул. Бу егет җырлар язучы Рамил Чурагол булып чыкты.

Шулай ук бу китапта «Бәхет, шатлык, иҗади уңышлар теләп. 23.02.2001», – Дилә Булгакованың, «Бергә җырлаган чакларны искә алып», Сафуан Әлибаевның имзалары тора. «Комсомол күңелле Клара Варинага баш иям», – бу юмор остасы Марсель Сәлимнән автограф. Район китапханәсендә очрашкач, ул миңа үзенең китабын бүләк итте. Мин дә аңа үземнең иҗат җимешемне бирдем. Съезд Әнгам Атнабаевның туган көненә туры килгән иде. Мин дә якташ шагыйрь турында чыгыш ясадым.

Китап – иң яхшы бүләк, дигән сүзне бик еш ишетәбез. Аны төрле вакытта төрле кешегә бүләк итәргә мөмкин. Башкортстан һәм Татарстанның күренекле язучылары китаплары арасында райондашларыбызның 37 китабы да урын алган. Китаплар – минем зур байлыгым.

Автор:
Читайте нас: