Барлык яңалыклар
Безгә язалар
5 июнь 2023, 15:05

«Китапханә төне» дусларын җыйды!

Әлфия Хәмәдуллина үзенең остазы Венера Хәйдәршина белән бу конкурснын җинү­челәре булды.

«Китапханә төне» дусларын җыйды!
«Китапханә төне» дусларын җыйды!

Безгә язалар

Зинира Шәрәфиева, Тәтешле биләмәара үзәк китапханәсенең хезмәтләндерү бүлеге мөдире

Тәтешле биләмәара китапханәсендә «Китапханә төне» Бөтенрусия акциясе кысаларында матур кичә оештырылды. 

«Педагог һәм остаз елы»на багышланган кичә, «Бергә укыйбыз» девизы астында аталып, китап сөючеләрне җыйды. Мондый чара китапханәгә гадәти булмаган вакытта килергә, илаһи атмосферада буш вакытны дуслар, гаилә белән файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга, бик күп белем һәм күнекмәләр алырга, төрле конкурсларда катнашып, онытылмас хис-кичерешләр туп­ларга шәп мөмкинлек тудыра.

«Китапханә төне» акциясе мәктәп укучысыннан алып «көмеш яшьтәгеләр»гә кадәр, сәнгать сөючеләрдән башлап бу өлкәдә белгеч булганнарга кадәр, күптәнге укучыларыбыздан алып яңаларына кадәр – барысы өчен дә кызыклы булган программа тәкъдим итте.

Кичә Бөтенрусия китап­ханәләр көне унаеннан китапханәчеләрне котлаудан башланып китте. Котлаулар белән район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Гөлзадә Харисова, район мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Анастасия Бәдерт­динова чыгыш ясады һәм бертөркем китапханәчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырды. Тәтешле китапханәләр системасы директоры урынбасары Айгөл Әхмәтова чыгы­шында китапханәнең даими китап укучыларына – волонтерларына китапханәне ремонтка ябылганда күченүдә ярдәм иткәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. «Китапханәче – остаз» фотоконкурсы җиңү­челәре дә билгеләнеп, аларга бүләкләр тапшырылды. Шулган авыл китапханәчесе Әлфия Хәмәдуллина үзенең остазы Венера Хәйдәршина белән бу конкурснын җинү­челәре булды.

«Педагог һәм остаз елы»на багышланган «Остаз! Горур яңгырый!» дигән программа мавыктыргыч итеп әзерләнгән иде. Китапханәнең даими китап укучылары, мәгариф тармагы ветераннары Нәфисә Солтанова, Флүрә Мәхмүтова, Ленария Кәрамова, Людмила Фәрхитова һәм Неля Локманова үзара көч сынашты. Алар «Китапханәне беләсеңме?», «Көндәлекне төзәт», «Мәктәп тормышындагы төрле ситуацияләрдән чыгу», «Мәктәп предметын уйлап тап» дигән бәйге төрләрендә бик теләп катнашты. Һәрбер конкурсантка өй эше әзерләү дә кушылган иде. Нәфисә Шинас кызы тормыш иптәше белән һәм Людмила Гафур кызы баянда уйнап тамашачыларга җыр бүләк иттеләр. Флүрә Вәсил кызы притча укыды, Неля Закир кызы мәктәп тормышыннан кызык­лы хәлләр сөйләп, тамашачы күнелен күтәрде. Ә Ленария Самат кызы үзе төзегән фотоальбомнар һәм тематик папкаларга күзәтү әзерләгән иде. Бу бәйгедә, әлбәттә, дуслык җиңде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тамашачылар өчен дә мәктәп тормышы буенча викториналар, театр-экспромтлар оештырылды. Кичә музыкаль яктан да бик матур бизәлде. Биләмәара мәдәни ял итү үзәге хезмәткәре Валерия Камалтдинова, Җиремҗи авыл клубы җитәкчесе Рәфил Фәрахов, Әрибаш авыл китапханәчесе Зөлфия Шәйсламова һәм китапханәнең актив китап укучысы Рамил Хәсәнов башкаруындагы җырларны тамашачы яратып кабул итте. Кичәдә катнашучылар «Могҗизалы мәктәп еллары» дигән фотозонада фотога төшеп, һәрберсе мәктәп елларын искә төшереп, алга таба да яңа кызыклы очрашулар көтеп, күтәренке рухта таралышты.

Чара матур, истә калырлык мизгелләргә бай булды. «Китапханә төне»ндә катнашкан һәрбер китап укучыга, укытучыларга зур рәхмәт җиткерәбез. Тагын да шундый кичәләрне бергәләшеп үткәрербез, дип, ышанып калабыз. Эшләребез уң, ниятләребез изге, күгебез тыныч һәм аяз булсын!

Автор:
Читайте нас: