Барлык яңалыклар
Безгә язалар
2 август 2023, 10:43

Укытучы – изге һөнәр ул

Балаларны тигез ярату кирәк.

Укытучы – изге һөнәр ул
Укытучы – изге һөнәр ул

Укытучы – изге һөнәр ул

Зөлбәйдә Локманова, Аксәет

2023 ел Русиядә «Педагог һәм остаз» елы дип игълан ителде. Бу мәсьәләне күптән күтәреп чыгарга кирәк иде. Ни өчен, дигәндә, замана белән бергә яшь буынны тәрбияләү проблемалары да үзгәрә бара. Мәктәп яшь буынны тәрбияләүдә төп урын алып тора, ләкин тормыш кыйммәтлекләре, дөньяга караш үзгәргән саен тәрбия бирү катмарлана, яңача алымнар таләп итә. Мәктәп белән гаилә бергә эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкин. Чөнки бала күңеленә дөньяга караш кечкенәдән гаиләдә салына, аннан соң мәктәптә формалаша.

Гомерен балалар укытуга багышлаган кеше буларак, әйтә алам: укытучы – ул ихтирамга лаек шәхес, ләкин балалар укыту-тәрбияләү җиңел эш түгел. Бу һөнәр иясеннән бик күп сыйфатларга ия булу таләп ителә. Бар яктан да үрнәкле, акыллы, сабыр булу, күп фәннәрнең асылына төшенү, туган илне сөю кебек сыйфатлар хас булырга тиеш аңа. Балаларны тигез ярату кирәк. Иң беренче чиратта, матурлыкны күрә белү. Бу исә тышкы матурлык кына түгел, ә күңел торышы. Гүзәллекне  күрә белгәннәр алар көчле. Шушы халәт тирә-юньдәгеләрнең күңелен эретергә, балаларга яңа көч өстәргә ярдәм итә. Шуңа күрә мондый педагогларның кадерен белергә кирәк.

Бүгенге көндә укытучылар җитешми, ә инде ир-егет укытучылар бөтенләй диярлек юк. Егетләребездә патриотик рух, ир-атка хас гадәтләрне, таләпләрне кем тәрбияләр?

Заманалар үзгәрү белән ата-аналарның да укытучыларга карашы үзгәрде. Без укыган вакытларда авылдагы укытучыны фәрештә урынына күрә идек. Аларны олылау, тыңлау, аларга булган хөрмәт хисе бар иде бездә. Укытучы сүзе һәрвакыт дөрес, аны тыңлыйбыз, кайда инде ялгыш кына да каршы сүз эндәшү. Без шулай укыдык һәм балаларны укыттык. Бүгенге көндә иң беренче чиратта ата-аналарны тәрбияләргә кирәк. Чөнки алар баланың уңышсызлыгын укытучыда күрә. Бу, әлбәттә, зур ялгышлык. Бала янында укытучыны хурлап сөйләве бөтенләй килешмәгән нәрсә. Баланы тәрбияле итеп үстерү өчен ата-ана авторитеты янында укытучыга да ихтирам мотлак. Үзебезне яраткан кебек, тирә-юньдәгеләрне дә яратырга, ихтирам итәргә өйрәник инде, югыйсә, соң булуы ихтимал.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: