Фәридә Рәшитова-Бәкирова, Югары Тәтешле
Рафкать Гани улы 1923 елның 18 сентябрендә Көрәш авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Акбулат мәктәбендә укып белем алгач, армия сафларына баса. Бөек Ватан сугышы башланган көндә әтием уволнительныйга чыгарга тиеш була, әмма аны чыгармыйлар. Бу нәкъ 1941 елның 22нче июне, ял көне була. Әти сугыш турында бик күп сөйли иде. Ул генерал К. К. Рокоссовский батальонында сапер булып хезмәт итә. Украинаны азат итүдә, Курск дугасында катнаша, Берлингача барып җитә.
Хезмәттәшләре Рәфкать исемен әйтүе кыенрак булганга, аны «Борис» дип атап йөртәләр. Бөтен фотосурәтләрендә дә ул «Борис» дип язылган. Дуслары еш кына: «Син нинди татар соң ул, күзләрең зәңгәр, йөзең ак, төс-кыяфәтең руска тартым», – дип шаярталар аны.
Сугыш беткәч тә әле ике ел Германиядә водитель булып хезмәт итә, подполковникны йөртә ул.
Туган якка 1947 елда гына кайта. Ә бу вакытта аны Шулган авылы чибәре, сөйгән кызы Фәзилә Сәхәүова көтеп тора. Әти армиядән ике үрелгән урындык, стена сәгате алып кайта. Алар әле дә комарткы булып безнең өйдә саклана. Әти белән әни законлы никахлашып, Югары Тәтешлегә килеп урнашалар. Әти водитель булып эшкә керә, райком секретарен йөртә. 1956 елда аны партия линиясе буенча Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Тиздән өч квартиралы йорттан фатир бирәләр. Ул чактагы «8 Март» балалар бакчасы урыны иде ул. Ул урам «Кызыл мәйдан» дип атала иде ул вакытта. Без дә сеңелем белән шул йортта дөньяга килгәнбез, энебез дә булган, әмма ул нәни чагында ук вафат булган.
Әти укып кайткач, май заводы директоры, киновидеочелтәрләр директоры вазыйфаларын үти. Намуслы хезмәте өчен аны хөрмәтлиләр һәм участок милициясе итеп тәгаенлиләр. Ул вакытта безнең район Яңавыл районы составына керә. Отчетлар белән дә әти шунда бара. Ә инде Тәтешле районы исемен алгач, ул районда беренчеләрдән булып юл инспекторы булып эшли. Ул чакта машиналар аз иде. Әти үзе дә «Урал» мотоциклында йөрде. Ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер булып эшләгән вакытта миңа да әти белән берничә юл-транспорт һәлакәте урынына барырга туры килде.
Әти бик тырыш, таләпчән кеше иде. Бихисап Почет грамоталары белән бүләкләнде. БР Эчке эшләр министры В.Д.Рыленко тапшырган Почет грамотасын әле дә кадерләп саклыйбыз. Әтиебезгә берничә милиция начальнигы белән эшләргә туры килде. Әхмәтов, Шәрипов, Гыйльметдинов абыйларны ул бик хөрмәт итә иде.
Безнең әти күп сөйләшергә яратмады. Әмма сугыш кырларыннан урап кайткан гармунын тартып җибәрсә, күңелендәге моң-сагышның чиге юк иде. Сугыш аның күңелендә тирән эз калдырган. Сеңелем белән без ул уйнаткан «Барыня» көенә бии торган идек. Әтинең «Эх, дороги» белән «Фронтовая» иң яраткан җырлары булды.
1960нчы елларда районда телефон нокталары бик аз иде әле. Әти-әниебез заготконтора янында йорт салып керделәр. Милициядә тревога булган чакта, безгә заготконторада сакта торган апа йөгереп керә иде. Чөнки анда телефон бар. Көнме-төнме, әти җыенып чыгып йөгерә. Аның «Тревога» дигән хәбәр алгач, күтәреп китә торган махсус чемоданы бар иде. Аның әле кобурасы, аның эчендә пистолеты да бар иде. Урамда уйнаган балалар: «Чынмы ул? Агач кына түгелме?» – дип кызыксыналар иде. Юк, нишләп агач булсын. Мин әтинең берничә тапкыр аны тазартып утырганын күргәнем булды. Ул аны «наган» дип атый һәм йокларга ятканда мендәр астына кыстырып куя иде.
Әти күтәреп йөри торган «ФЭТ» фотоаппараты да бик авыр күренә иде. Мин еш кына аның эш урынына киләм, ул миңа фотосурәтләрне ничек ясаганны күрсәтә иде. Әллә ничә төрле сыекчалар белән, лампалар белән җиһазланган бүлмәдә үзе төшергән фотосурәтләрне ясый, элеп корыта. Ә бервакыт Түбән Тәтешледәге кибетне талыйлар һәм каракның эзенә төшә алмагач, Яңавылдан эт чакырталар. Мин шунда беренче тапкыр «Цыган» кушаматлы овчарка күрдем.
Әтинең ял итеп ятканын хәтерләмим. Күп вакытта кешеләр үз йомышлары белән өйгә киләләр иде. Әйтерсең, бездә көн дә «Ачык ишекләр көне» үтә. Әни сабыр булды, бервакытта да әтинең эшенә кысылып утырмады.
Әтиебез Дуван авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергәч, аның белән икәүләп инша яза идек. Дәфтәрне бөкләп хат ташучыга биреп җибәрәбез дә, түземсезләнеп җавап көтәбез. Бер атнада ул урап килә. Дәфтәрдә «Зачтено» дип язылган була. Участок милициясеннән ГАИ начальнигы вазыйфасына кадәр күтәрелә якыныбыз. Ә аның белән бергә яшь алмашчылар үсә. Николай Самышев, Радик Әхәтов, Ибраһим Зыятдинов аның иң яраткан хезмәткәрләре булды. Әти күпкырлы талантлы да булган икән. Ул шахматны яхшы уйный, гел беренчелекне бирми иде. Үз вакытында үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашып, «Башмагым» спектаклендә төп рольне башкарды ул.
Сугыш, аннан соңгы авыр еллар аның өчен эзсез үтмәде. Әле дә хәтеремдә: 1963 елда да әле ипигә туймадык. Эшләгән өчен 400 грамм он бирәләр, шуны Уфа дәваханәсендә яткан әниебезгә пешереп җибәрәбез. Уфага баргач, кибеткә керсәм, анда йомшак булкалар тезелеп тора, кызыгып алган идем, ул кукуруз оныннан пешерелгән булып чыкты. Без бит аны ашап өйрәнмәгән.
Әтиебез бик иртә китте. Аңа нибары 66 яшь иде. Сеңелем белән аңа мең рәхмәтлебез. Ул безгә белем алырга ярдәм итте. Мин медицинаны сайладым, сеңелем – укытучы. Хәзер инде икебез дә хаклы ялда. Оныклар тәрбияләшәбез һәм аларда әти сыйфатларын булдырырга тырышабыз. Сабырлык, әдәплелек, намуслы, хезмәт сөючән кеше иде мәрхүм.
Сугыш ветераны Рәфкать Бәкировны без генә түгел, районның өлкән буын кешеләре дә яхшы хәтерли. Хезмәттәшләренә, ЮХИДИ начальнигына рәхмәтлебез – әтине онытмыйлар, ел саен Җиңү көнендә аның каберенә веноклар салына. Әтиебезнең якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!