Данлы еллар, данлы эшләр
I-Яңавыл авылының бер урамына Фаиз Галиев исеме бирелде
Күренекле шәхес, фронтовик, бар тырышлыгын авыл хуҗалыгын үстерүгә салган, хезмәт юлын авыл белән бәйләгән Фәиз Галиевның тууына – 120 ел.
Тарих
Валерий Шәйсламов, Кодаш
Гали Чокрыйның Акъявылда (Яңа Чокырда) яшәгән улы Зарифҗанның «Өшкеш» дигән урында җир биләмәләре була. Зарифҗанның вафатыннан соң, аның нәселен дәвам итүчеләр Әри елгасына коючы кечкенә инеше дә булган бик матур бу җирне үз итеп, Акъявылдан күченеп утыра. Алар арасында гаиләләре белән Хәмәтдин, Абдулла, Муса исемле кешеләр дә була. Авылга нигез салучылар дип Сәвәләйдән Шәвәлиевләр, Казан губернасыннан Шәйдулла Нәбиуллиннарны да кертергә кирәк. Бу вакыйгалар 1922нче елдагы ачлык афәтеннән соң була.
Урын «Өшкеш» дип аталса да, яңа төзелгән авыл булганга, аны «I-Яңавыл» дип йөртә башлыйлар. Документларда да авылның исеме шулай дип теркәлә. Күчеп утыручыларга Совет хөкүмәте җир бүлеп бирә. 1925 елда Өшкештә барлыгы 25 хуҗалык була.
Күмәк хуҗалыклар оештырыла башлагач, Ситдыйк Талипов, Фәрвәзетдин Сәхәбетдинов, Фаиз Галиев башлангычы белән Өшкештә дә 1928нче елдан беренче коммуналар оештырыла башлый. 1931нче елның язында берничә хуҗалык берләшеп, «Ярыш» артеле (коммунасы) төзиләр. Хуҗалык рәисе итеп Ситдыйк Талиповны сайлыйлар. Ике ел коммуна булып яшиләр. Ат абзары, башка каралтылар тергезелә.
Ул елларда яшьләр комсомол оешмаларында берләшеп, илһамланып, яңа тормыш төзи. Иң актив яшьләр арасында Гыйльметдин Шәрипов, Мазһар Мортазин аерым тырышлык күрсәтә.
1932нче елда Кәрдәвеш, Бүәдебаш, Өшкеш авыллары берләшеп, «Кызыл көрәш» колхозы төзелә. Беренче рәисе итеп Кәрдәвештә яшәгән Имаметдин Бәдретдинов сайлана, колхоз идарәсе дә шунда була. Фаиз Галиев Өшкешкә бригадир булып сайлана.
Ул 1903 елда Акъявылда (Яңа Чокыр) авылында туа. Әнисе Нуризадә, Җиремҗи авылы Кәшшаф бай кызы, Акъявылга килен булып төшә. Нуризадә белән Әхмәтгали Фаиз һәм Габдулла исемле ике малайга гомер бүләк итәләр. Егерменче елларда Әхмәтгали вафат булгач, әниләре Җиремҗи авылында яшәгән Гарифулла исемле кешегә кияүгә чыга. Ул 25 ел Кытайда хезмәт итеп, Порт-Артур бәрелешләрендә катнашып, хезмәтен тәмамлап кайткан кеше була. Бу гаиләдә Тәкыя һәм Нәзифә исемле тагын ике кыз дөньяга килә. Аерым хуҗалык елларында, ягъни Октябрь революциясеннән соңгы елларда, колхозлар төзүгә кадәр, аларның аты, җир участогы була. Иген үстереп, мал карап, корт үрчетеп яшиләр.
Фаиз Акъявыл мәчетендә Фатыйх мулладан ике ел белем алып, гарәпчә өйрәнә. 1922-26нчы елларда ул Иске Чокыр авыл Советында секретарь булып эшли.1927 елда Мөкәрәмә Дәүләтхан кызы белән яратышып, тормыш корып җибәрәләр. Акъявылдагы иске өен сүтеп, берничә гаилә яшәгән Өшкешкә күчереп салалар.
Ике елдан соң Имаметдин авырый башлагач, аның урынына колхоз рәисе булып Шәйхетдин Мөхәмәтдинов кала. Ул да бер генә ел эшли. Шуннан соң районнан вәкилләр килеп, 1935нче елда «Яңа юл» коммунасы булдырыла. Фаиз Әхмәтгали улын председатель итеп куялар. Шул вакыттан башлап 1943нче елның декабренә кадәр ул рәис булып эшли. Колхоз алдынгылар рәтендә булгач, аңа бронь да була.
Ул җитәкләгән вакыттагы колхозның күрсәткечләре санап бетергесез диярлек. Башта локомобиль, соңрак С-6 комбайн моторы белән эшләгән пилорама, Т-38 («Стиляга») моторы белән эшләгән фураж тегермәне дә була.
1936нчы елда Әри елгасында тегермән төзелә. Тегермәнче булып Николай Черстаков эшли ул елларда.
Кәрдәвештә сыер, сарык, тавык фермалары (беренче комплекс) булдырыла. Бу фермаларда сыерлар – 150-180, сарык – 2500-3000, дуңгыз – 150, тавык 3000 башка җитә.
Кәрдәвештә тулы комплектлы янгыннан саклау депосы булдырыла.
«Локомобиль» двигателе белән эшләгән беренче пилорама эшли башлый.
Фаиз Әхмәтгали улы җитәкчелегендә кирпеч сугу оештырыла.
Әри буенда сортлы чияләр бакчасы утырталар. Хәбиб исемле кешене бу бакчага каравылчы итеп куялар. Чия җимешен халыкка хезмәт көненә тараталар. Сугыш вакытында бу бакча бетерелә. Кәрдәвеш һәм Өшкеш авыллары арасында алма бакчасы утырталар. Анысы да сугыш вакытында бетә.
Кәрдәвештә, Өшкештә, Бүәдебашта ат абзарлары төзиләр. 1935-1936нчы елларда колхозның беренче кортбакчасы булдырыла. Тактадан ясалган беренче умарталар куялар. Ситдыйк, Шәйхлислам исемле кешеләр беренче умартачылар була.
1935нче елларда беренче ашлык җилләү машинасы алалар. Уфадан радиостанция алып, авылга радио сузалар. Аны хезмәтләндерергә Фоат Бәдретдиновны укырга җибәрәләр.
Күмәк хуҗалык 1939нчы елда АМО Ф-15 маркалы беренче йөк машинасы сатып ала. Һәм хуҗалык БАССР буенча иң югары –гектарыннан 28 центнер уңыш алуга өлгәшә. Фаиз Әхмәтгали улы шул елда Мәскәүгә ВДНХга, Уфага авыл хуҗалыгы ярминкәсенә дә бара.
1943нче елның декабрендә ул фронтка алына һәм 1944 нче елның октябрендә яраланып кайта. 1946нчы елның башыннан Фаиз Әхмәтгали улын Ачы-Елга авылындагы артта калган колхозны күтәрү өчен рәис итеп куялар. Ат белән йөреп эшли, фатирда тора. Ачы-Елганы да алдынгылар рәтенә күтәрә Фаиз Галиев .
1947нче елда Кәрдәвеш мәктәбендә район пионерлар лагере ачыла. Аңа Азат Нургалиев җитәкчелек итә.
Кәрдәвештә һәм Өшкештә ашлык киптерү өчен сушилка да төзеп куялар.
1948нче елның башында Фаиз Әхмәтгали улын Кодаш авылы «Молотов» колхозына рәис итеп җибәрәләр. Анда ике ел тырышып эшләгәннән соң, 1950нче елда булдыклы җитәкчене «Кызыл көрәш» колхозына рәис ярдәмчесе итеп тәгаенлиләр. Ул вакытта бу колхозны Малик Әхмәров җитәкләгән була.
Күп тә тормый, бу колхозга да Фаиз Галиевны рәис итеп куялар. 1950нче елларда Кәрдәвеш һәм Өшкештә балалар бакчасы ачыла һәм аның беренче тәрбиячесе булып Өммикамал исемле ханым эшли башлый. Кәрдәвештә мәктәп тә төзелә.
Сугыш ветеран өчен эзсез узмый: снаряд ярчыгыннан барлыкка килгән яралары сызлый башлый. 1953нче елда Аскыннан килгән Наҗия Фәрхуллинаны колхоз рәисе итеп куялар. Ә Фаиз Галиев аның ярдәмчесе булып кала.
1953нче елда «Кызыл көрәш» «Урал» колхозына кушыла, һәм Фаиз Галиев хаклы ялга чыкканчы шул колхозда рәис ярдәмчесе булып эшли. Хаклы ялга чыккач та, тынгылык белмәгән ветеран Сәхипгәрәй исемле авылдашы белән 70 яшенә кадәр колхоз мастерскоенда чана табаны, ат арбасы, тәгәрмәчләр, тимерлектә тырмалар һәм башка бик күп төрле хуҗалык кирәк-яраклары ясый һәм ремонт эшләре дә башкара.
Булдыклы, тырыш, тынгысыз ветераныбызның исемен мәңгеләштерү изге дә, саваплы да эш. Күпләргә үрнәк булырлык аның тормыш юлына дан, исеменә олы хөрмәт, яшьләргә онытылмаслык истәлек булсын өчен Өшкеш авылы халкы аның исеме белән авылының бер урамын атарга карар итте.