Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
11 декабрь 2018, 18:33

Бу юлы да сынатмадык

Нефтекама шәһәре иҗат йортында авиация тарихы буенча А. Можайск исемендәге халыкара олимпиаданың сайлап алу туры үте. Анда Нефтекама, Яңавыл, Агыйдел шәһәрләре, Тәтешле, Краснокама, Калтасы районнарыннан 7-11 сыйныф укучылары катнашты.

Бу чара Русия Космонавтикасы федерациясе президенты, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, летчик-космонавт В. В. Коваленко карамагындагы «Уфада Гагарин көннәре» республика балалар-үсмерләр фестивале чикләрендә үткәрелә.
Укучылар Уфа дәүләт авиация-техник университеты пре­по­давательләрненән торган жюри алдында үзләренең фәнни-тик­ше­ренү эшләрен яклады. Сайлап алу турына тәкъдим ителгән эшләрне исә университетның чыгарылыш сыйныф укучылары белән эшләү һәм эшкә урнаштыру бүлеге начальнигы С. Каменев җитәкчелегендәге компетентлы жюри тикшергән иде.
Балалар иҗат үзәгенең «Авиамоделирование» оешмасында шөгыльләнүчеләр бу олимпиадада бик уңышлы чыгыш ясады. Дамир Җәмалтдинов анда 3нче урын алды, Радмир Ситдыйков – «Җиңүгә омтылыш», Александр Салыков «Теманы үзенчә­лек­ле ачу» номинациясендә җиңү­че булдылар.
Олимпиаданың сайлап алу турында шулай ук «Авиамоделирование» секциясендәге эшләрдән авиа- һәм космик модельләр күргәзмәсе оештырылды. Бу конкурста Илсаф Муллаяров «Агачтан самолет ясауда осталык» но­ми­нациясендә җиңүче булса, Камил Фатыйхов конкурсның призеры булды. Әлеге оешма укучылары безнең мәктәптә белем ала. Аларны конкурстагы призлы урыннары белән котлап, тагын да биегрәк үрләргә омтылуларын телибез!
Алсу Үтәшева, балалар иҗат үзәгенең «Авиамоделирование» оешмасы җитәкчесе, Югары Тәтешле 2нче мәктәбенең физика укытучысы.
Читайте нас: