Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
11 декабрь 2018, 17:51

Волонтер исемен горур йөртәбез

Илебездә волонтер елы ахырына да якынлаша. изге, киң күңелле, ярдәмчел ирекмәннәр тарафыннан ел әйләнәсенә бик күп яхшылыклар эшләнде. Ышанасы килә, бу матур гадәт ел алмашыну белән тукталып калмас, арытабан да ныклы дәвам итәр.

Шушы көннәрдә биләмәра мәдәни-ял үзәгендә агитбригадаларның һәм ирекле оешмаларның «Мин – волонтер!» дип аталган район конкурсы үтте. Анда Югары Тәтешле 1нче һәм 2нче мәктәпләре, Аксәет, Шулган, Каль­тәү, Күрдем, Түбән Балтач, Кальмияр командалары катнашты. Һәр команда ирекле хәрәкәтне пропагандалаган иҗади чыгышын тәкъдим итте. Алар һәркайсы музыкаль-позитив, үзен­чәлекле, мавыктыргыч булуы бе­лән аерылып торды. Командаларның чыгышын жюри бәяләде.
Нәтиҗәдә, Югары Тәтешленең 2нче мәктәбе (җитәкчесе Л. Хисамова) һәм Шулган (Т. Хисмәтуллина) командалары – 1нче, Күрдем командасы (Ф. Сә­хип­гәрәева) – 2нче, Түбән Балтач командасы (И. Шәйхлисламова) 3нче урын яулады. Кальтәү (Р. Зәбирова) һәм Югары Тәтешленең 2нче мәктәбе командалары «Бердәм Русиянең Яшьләр гвардиясе» урындагы бү­лек­чәсенең махсус бүләкләренә ия булды.
Югары Тә­теш­ленең 1нче (А. Әү­һа­диева), Ак­сәет (А. Локманова), Кодаш (И. Галиуллина), Кальмияр (Р. Фәр­хетдинова) командалары актив катнашучылар буларак бүләкләнде.
Лариса ГАЯЛОВА, биләмәара мәдәни ял үзәгенең әйдәүче методисты.
Читайте нас: