Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
19 декабрь 2018, 16:52

Көтә сине туган як, Исән йөреп, исән кайт!

Баланы чит якларга озату бер дә җиңелләрдән түгел. Бигрәк тә армия хезмәтенә. Кайларга эләгер аларның зур өметләр баглап кадерләп үстергән күз нурлары, каршына изге кешеләр чыгармы, тамагы ач булмасмы, сынауларны лаеклы үтә алырмы, йөзләренә кызыллык китермәсме? Мең төрле уй әйләнә ата-ана башында һәм алар, исән-имин генә әйләнеп кайтсын балакаем, дигән изге теләккә барып тоташа. Акбулат авылында гомер кичеп, туган җирләре мәнфәгатенә тырыш хезмәт ит­кән, балаларын да үзләренең үрнәгендә тәр­типле, эшсөяр итеп тәрбияләгән Иль­сөяр һәм Фәндүс Насыйбуллиннар да уллары Алмазны хәрби хезмәткә озатканда шушы ук уй-теләкләр белән яндылар.

Баланы чит якларга озату бер дә җиңелләрдән түгел. Бигрәк тә армия хезмәтенә. Кайларга эләгер аларның зур өметләр баглап кадерләп үстергән күз нурлары, каршына изге кешеләр чыгармы, тамагы ач булмасмы, сынауларны лаеклы үтә алырмы, йөзләренә кызыллык китермәсме? Мең төрле уй әйләнә ата-ана башында һәм алар, исән-имин генә әйләнеп кайтсын балакаем, дигән изге теләккә барып тоташа. Акбулат авылында гомер кичеп, туган җирләре мәнфәгатенә тырыш хезмәт иткән, балаларын да үзләренең үрнәгендә тәртипле, эшсөяр итеп тәрбияләгән Ильсөяр һәм Фәндүс Насыйбуллиннар да уллары Алмазны хәрби хезмәткә озатканда шушы ук уй-теләкләр белән яндылар.
Болай уллары сыната торганнардан тү­гел-түгеллеген. Акбулат урта мәк­тә­бендә төп белем алганнан соң, Нефтекама уку йортында МЧС белгече һөнәрен алды ул, хезмәтне саклау юнәлешендә укып, танык­лыкка ия булды. Чаңгыда йөрү, теннис, баскетбол, волейбол уеннары, башка спорт төрләре белән мавыгу, Неф­текама бию ансамле әгъзасы булу улларына, һичшиксез, һәр җирдә ярдәм итәр. Дус­лыкның кадерен белә торган, ышанычлы кеше итеп тәрбияләргә тырышты алар күз нурларын.
Шундый уй-теләкләр белән ярты ел үтеп тә китте. Башта Архангель өлкәсенең Мирный шәһәрендә хәрби укулар үтсә, бүген инде Санкт-Петербург зенит-ракета гаскәрләрендә үрнәкле хезмәт итә Алмаз. Моны күптән түгел улларының часть командирыннан килгән Рәхмәт хаты дәлилли.
«Сезнең улыгыз хезмәтне лаеклы үтүе, хәрби дисциплинаны җиренә җит­ке­реп башкаруы белән аерылып тора. Ил алдындагы изге бурычын үтәүдә, хез­мәт­тәшләренә ныклы терәк булуда, җаваплылыкта һәм тырышлыкта сезнең улыгызны һәрвакыт башкаларга үрнәк итеп куябыз. Шундый ил сакчысы тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәт бел­дерәм», – диелә хатта.
Менә бит нинди сөенеч! Әти-әнисе өчен генә түгел, барлык авылдашлар өчен зур шатлык бу. Булдырасың, Алмаз! Калган хезмәтеңне дә шулай лаеклы үтеп, исән йөреп, исән кайт!
Миләүшә Гәрәева.
Читайте нас: