Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
21 декабрь 2018, 12:14

Эшче һөнәр ияләре дәрәҗәле

Һөнәрнең һәркайсы кирәк, һәркайсы мөһим, дисәләр дә, аеруча әһәмиятлеләре бар шул. Җырчылар айлар буе җырламый торса да, дөньяда артык үзгәреш булмас, ә менә электрик, терлекче, савучы, янгын сүндерүче, нефть-газ хезмәтендә эшләүчеләр бер генә көн эшкә чыкмасыннар, тормыш баштанаяк үзгәрә. Кискен очракларда аларның бер көн түгел, бер сәгать булмавы нык сиздерәчәк.

Һөнәрнең һәркайсы кирәк, һәркайсы мөһим, дисәләр дә, аеруча әһәмиятлеләре бар шул. Җырчылар айлар буе җырламый торса да, дөньяда артык үзгәреш булмас, ә менә электрик, терлекче, савучы, янгын сүндерүче,
нефть-газ хезмәтендә эшләүчеләр бер генә көн эшкә чыкмасыннар, тормыш баштанаяк үзгәрә. Кискен очракларда аларның бер көн түгел, бер сәгать булмавы нык сиздерәчәк.
Җәмгыятьтә шундый иң ки­рәкле, иң хөрмәтле һөнәр­ләр­нең берсе – электрик. Алар­ның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, тө­бәк, шәһәр-авылларның көн­дә­лек көнкүреше, халыкның тормыш дәрәҗәсе, уңайлыклары бил­геләнә. Глимҗановларның электриклар династиясе булуын ишетеп, Беләш авылына юл алдык. Улында гына түгел, оныгында да бу һөнәргә карата кызыксыну уята алган Назыйф Глимҗанов авылның өлкән яшь­тәге хөрмәтле кешесе. Ул үзе­нең тормыш китабын намуслы эшләр белән бизәгән. Төп һө­нәренә ия булганчы ул Кемерово өлкәсендә фабрика-завод өйрәнчекләр мәктәбен тә­мамлый, шахтада эшли. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз булуын исендә тотып, Аскында тракторчылар курсында укый, «Октябрь» колхозында тракторчы булып эшли. Илеш кызы Лилия Фәтхлисламова белән дөнья коргач, Яңавылда электрик һө­нәрен үзләштерә. Ул вакытта әле Беләшкә ут кермәгән була. Туган авылына электр кертүдә Назыйф абыйның өлеше зур. Бу эшкә ул үзенең 33 ел гомерен багышлый. Яңгырда, салкыннарда багана башында тору сә­ла­мәтлеген дә какшаткандыр, әмма ир узаманы җиңел юлны сайламаган.
Әтисенең һөнәрен үз ит­кән Айрат Глимҗанов Тәтешле район электр челтәрләрендә диспетчер булып эшли. Яшьлек елларын искә алып, бу һөнәрне үзләш­те­рү теләге уянуын ул болай аңла­та: «Без­нең гаилә гомергә гәзит-журналларны күпләп алдырды. Шулай, укып ята торгач, «Сельская жизнь» гәзитендә белде­рү күр­дем. Барнаул индустриаль-педагогик техникумы абитуриентлар кабул итә иде. Бәхе­тем­не сынап карарга булдым һәм әле­ге
уку йорты студенты булып киттем».
Бирегә эшкә урнашканчы Айрат Назыйф улы Когалым шәһәренең электр чел­тәрләре предприятиесендә чыныгу үтә.
Диспетчер хезмәте бик җа­вап­лы. Ул бер генә минутка да эш урынын ташлап китә алмый. Һава торышы начар булганда бигрәк тә. Без сөйләшкән арада да Айрат Назыйф улы дистәгә якын телефон шалтыравын кабул итте. Диспетчер коллектив үзәк аркылы заявкалар кабул итә, аварияләрне бетерү өчен бригаданы эшкә җибәрә. Оперативлык, төгәллек, җаваплылык – диспетчерга хас сыйфатлар.
Буыннан-буынга килгән һө­нәр­гә тартылу Назыйф абый­ның оныгы Мартта да көчле була. Ул инде Казан дәүләт энергетик университетына укырга кер­гәнче үк дәү әтисе бе­лән әти­сеннән һөнәр асылына тө­шен­гән була. «Төп укытучым әтием булды. Белемне үзем үз­ләш­тер­сәм, сайлаган һө­нә­рем­нең неч­кә­лекләренә аннан өй­рән­дем», – ди ул. Бүгенге көндә Марат «Сургутнефтегаз» җәмгыятендә дежур монтер булып эшли.
Отпуск вакытларында, бәй­рәм­нәрдә бергә җыелгач, Глим­җа­новлар гаиләсендә җанлы әң­гәмә башлана. Төрле чор электриклары тәҗрибә уртак­лаша, үткән белән бүгенгене чагыштыра, бер-берсенә киңәш бирә.
Тормыш алдыбызга әледән-әле яңа таләпләр куя. Аларны үтәп, өйләрдә яктылык һәм җылылык булсын өчен тырыша бу һөнәр ияләре.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Фотолар гаилә архивыннан.
Читайте нас: