Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
21 декабрь 2018, 15:53

Велосипед хуҗасы – Зимфир!

Без бу көнне дулкынланып көт­тек. Бездән ныграк гәзит уку­чыларыбыз дулкынланды. Бү­ләк бит саллылардан – унсигез тизлекле велосипед! Һәм­мә­безнең күңелендә «Бәл­ки?» дигән матур өмет яшәде. Бү­ләк уйнату тантанасы үтәчәк көн алдан билгеләнде, велосипедтан тыш башка призлар тупланды, редакциягә юлланган 477 квитанция, матурлап төрелеп, приз уйната торган махсус барабанга кереп ятты.


Кем булыр бу бә­хет­ле? Дөресен әйткәндә, һәр абу­нәче бит нәкъ аңа өмет итә. Шу­ңа да чара үтәсе балалар иҗа­ты үзәгенә халык дәррәү агылды. Тәтешле мәгълүмат үзә­ге директоры Резида Гәрәе­ва­ның сәламләү чыгышын җы­лы алкышлап, тантаналы ми­нут­лар­ның башлануын көтте җыйналучылар.

Гадәттә, иң зур приз, халыкта интрига уяту максатында, иң азакта уйнатыла. Әлеге чарага әзерләнү барышында бу уңайдан без, гәзитчеләр, бераз бәхәсләшеп тә алдык – кемдер барлык квитанцияләр барабанда булган чакта, ягъни беренче чиратта уйнатыйк, диде, кемдер, кызыгы бетә бит, кемнең бәхетенә язган, барыбер шуңа чыгачак ул, соңыданга калдырыйк, дип каршы төште. Ахырда барыбер иң беренче уйнатырга карар иттек, чөнки башта башка призлар уйнатсак, барабанда квитанцияләр кимиячәк һәм

бу велосипед уйнату кагыйдә­сенә җа­вап бирмәячәк дип уйладык.

Һәм менә барлык квитанция­ләр дә барабанда. Аны әйләнде­реп, квитанцияләрне алып тору өчен бер кеше кирәк. Ул да табылды. Барабан әйләнә, аның эчендә 477 квитанция әйләнә. Я, кем уңышка юлдаш булыр?.. У‑у‑у‑ул – Югары Тәтешледән Зимфир Ханов! Менә кем бә­хет­ле икән, менә кемне көткән төп бүләк! Тик җиңүче залда юк. Озакка сузмый, аңа телефоннан бу хакта хәбәр итәбез. Район юл төзү-ремонтлау идарәсендә водитель булып эшләгән хезмәт кешесе шул арада килеп тә җитте. Әлеге минутларда үз бә­хетенә үзе ышанмый иде булса кирәк Зимфир. «Мондый уңыш­ны көтмәгән дә идем, бик зур рәхмәт инде», – диде ул. Ә без, үз чиратыбызда, игелеккә булсын, дип теләдек.

Чара дәвам итә. Безнең бит әле башка бүләкләребез дә күп. Уен, көлке сүз, җыр-моң әй­лә­нә­сендә бу минутлар да бик тиз үтеп китте. Шуны уйлап куйдык – гәрәбашлылар бик уңышлы халык икән. Ничәмә-ничә квитанция чыкты бу авылдан, әммә үзләре килмәгәч, алар бүләк иясе була алмады. Икенче елга мондый чарага алар инде

һич­шиксез килерләр дип уйлыйбыз.

Беренче коймак төерле була, диләр. Мондый чараны беренче үткәрүебез, шуңа үзе­без­нең яктан күпмедер дәрәҗәдә җи­теш­сез­лекне күреп борчылдык. Төп бүләктән тыш булган башка призларны фәкать килүчеләр арасында гына уйнатырга дип уйлаган булсак та, кемнеңдер авылдашы, кемнеңдер туганы, дип бүләкләрне өләшеп бирдек. Алдагы елда, Алла бирса, инде чынлап та шәхсән үзе килгән кешегә генә тапшырачакбыз, дигән карарга килдек. Күңел киң дә соң, нишлисең...

Чара ахырында викторина сорауларына җавап бирүчеләр татлы призларга лаек булды. Го­мумән, матур үтте бәйрәм. Аны оештыру өчен урын бүлгән балалар иҗат үзәге җитәкчелегенә, тарихи туган якны өйрәнү музее хез­мәт­кәрләренә, чарабызны музыкаль яктан бизәгән гәзит укучыларыбыз Кодаш авылыннан Венера Әхмәдуллина, Түбән Балтачтан Алик Кайранов, Югары Тәтешледән Гөлфинә Илтимировага, чараны музыкаль яктан бизәгән Радмир Хә­ли­мов­ка рәхмәтлебез.

Ә иң зур рәх­мә­те­без, гәзит укучыларыбыз, сезгә! Яңа елларны шушындый матур минутларда гына каршы алып, исәнлек-саулыкта, муллыкта-бә­рәкәттә яшәргә язсын. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!


Миләүшә Гәрәева.

Читайте нас: