Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
28 декабрь 2018, 18:28

Русия дәрәҗәсендә!

Түбән Балтач авыл Советы биләмәсе урындагы башлангычларны яклау программасы старт алганның тәүге көннәреннән үк анда актив катнашып килә. Аның нигезендә соңгы елларда бу биләмәдәге Югары Балтач һәм Түбән Балтач авылларының урамнары ремонтланды.

Түбән Балтач авыл Советы биләмәсе урындагы башлангычларны яклау программасы старт алганның тәүге көннәреннән үк анда актив катнашып килә. Аның нигезендә соңгы елларда бу биләмәдәге Югары Балтач һәм Түбән Балтач авылларының урамнары ремонтланды.
Агымдагы елның апрелендә гражданлык инициативалары комитеты тарафыннан инициатив бюджетлау проектларының II Бөтенрусия конкурсы игълан ителде. Анда РФнең 31 субъектыннан 330 проект катнашты. Нәтиҗәләре ике конкурс этаплары буенча көздән үк билгеләнгән иде. Беренче этапта 25 финалист ачыкланды. Арытабан финалистларның гаризалары буенча өч номинация билгеләнде. Шунысы куанычлы: алар рәтендә безнең районның Түбән Балтач авыл Советы да бар. Аларның «Югары Балтач авылы урамнарының юлына капиталь ремонт» проекты
«Җәмәгать катнашуы» (бу очракта гражданнарның проектны тормышка ашыруда булган активлыгы бәяләнә) номинациясендә җиңеп чыкты.
8 декабрьдә тантаналы шартларда бәйге җиңүчеләре дипломнар белән бүләкләнде. Түбән Балтач авыл Советы биләмәсе башлыгы Эдуард Рәхимҗанов РФ Исәпләү палатасы рәисе А. Л. Кудрин кулыннан диплом кабул итеп алды.
Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә бу авылның барлык урамнарына да капиталь ремонт ясалган. Урамнарның гомуми озынлыгы 2,3 километр тәшкил итә.
– Проектта теләгән һәркем катнаша ала. Шундый конкурс оештырылачагын белгәч, үз көчебезне сынап карыйсы килде, чөнки күр­сәтер эшләребез байтак. Халкыбызның активлыгы монда да сизелә: без җитәрлек тавыш җыеп, финалга уза алдык. Бу этапта проектлар белән мәртәбәле жюри эшләде. Өч җиңүче арасында безнең эшебезнең дә зурлануы тагын да яхшырак эшләргә этәргеч бирә. Киләсе ел планында – Бигәнәй урамнары. Монда да халыкның активлыгы зурдан булыр дип ышанасым килә, – диде
Эдуард Борхан улы, бу уңайдан үз уй-ниятләре белән уртаклашып. Аларны зур җиңүләре белән тәбрик итеп, арытабан да уңышлар телик.
Эльмира Гәрәйшина.
Читайте нас: