Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
9 гыйнвар 2019, 15:55

Хыяллар тормышка аша

Быел Мәскәүдә үткән Президент чыршысына Русиянең төрле төбәклә­рен­нән биш меңнән артык бала барды. Аларның барысы да төрле олимпиадаларда һәм иҗади конкурсларда, спортта зур уңышларга ирешкән, шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә үзләрен батырларча күрсәткән укучылар.

Быел Мәскәүдә үткән Президент чыршысына Русиянең төрле төбәкләреннән биш меңнән артык бала барды. Аларның барысы да төрле олимпиадаларда һәм иҗади конкурсларда, спортта зур уңышларга ирешкән, шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә үзләрен батырларча күрсәткән укучылар.
Быел безнең районнан бу бәйрәмгә Югары Тәтешленең 5нче сыйныф укучысы, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең ирекле һәм билбаулы көрәш секциясендә тәр­бия­ләнүче Тимур Хә­ми­дуллин барды.
Биш балалы гаиләдә икенче булып туган малай кечкенәдән спорт белән мавыга. 1нче сыйныфтан алып Идрис Гыйләҗев җитәкләгән сек­циягә йөри башлый һәм тәүге көннәреннән үк биредә кызыксынып шөгыльләнә. Районда, республикада, шулай ук ил күләмендәге турнир-ярышларда катнашып, үзен көчле спортчы итеп күрсәтә.
Тимур – БР беренчелеге һәм Бөтенрусия турнирлары җи­ңүчесе. Аның җиңү копилкасында 12 медаль, бер кубок бар. Шул ук вакытта ул мәктәптә яхшы укый, өйдә кечкенә эне-се­ңелләрен тәр­бияләшә, үз бурычларына бик җаваплы карый.
Бәйрәмнән нинди тәэс­со­рат­лар белән кайттың, дигән сорауга, ул болай дип җавап бирде:
– Кремль елкасына бару – минем өчен онытылмас вакыйга булды. Собор мәйданында зур мавыктыргыч программа һәм «Җир планетасы серләре» дигән әкият-спектакль карадык. Күч­тәнәчләр, Кремль елкасы тө­шерелгән значоклар бир­де­ләр, фотосурәтләргә төштек. Измайлов паркында чыршы уенчыкларын бизәү буенча осталык классы күрсәттеләр, без дә үзебезнең сәләтебезне сынап карадык. Бәйрәм бик матур булды. Миңа шундый бәхет бүләк иткәннәре өчен барлык оештыручыларга да зур рәхмәт.
Тимурның киләчәккә планнары зур. «Хыял итсәң, барсына да ирешеп була» – тырыш малайның тормыш девизы шундый.
Эльмира Гәрәйшина.
Читайте нас: