Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
9 гыйнвар 2019, 15:59

Зур бәйрәмгә – зур бүләк

21 декабрьдә «Башкортстан» Дәүләт концерт залында республиканың Яңа ел чыршысы үтте. Анда төрле район-шәһәрләрдән 780 бала катнашты. Алар – уку алдынгылары, фән олимпиа­далары, спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары.

21 декабрьдә «Башкортстан» Дәүләт концерт залында республиканың Яңа ел чыршысы үтте. Анда төрле район-шәһәрләрдән 780 бала катнашты. Алар – уку алдынгылары, фән олимпиадалары, спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары.
Безнең районнан бу бәйрәмгә бару бәхете дүрт кызга елмайды. Менә алар: Нурия Заһирова (Югары Тәтешле 1нче мәктәбе), Регина Тулвинская (Югары Тәтешле 2нче мәктәбе), Дарья Степовик (Шулган мәктәбе), Эльвина Фәйзрахманова (Күрдем мәктәбе).
Бәйрәм тантанасы алдыннан балаларны БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова тәбрикләде.
– Ниһаять, Яңа ел да якынлашып килә. Төп елкада катнашу өчен сез ел дәвамында тырыштыгыз. Мондый бәхет 464 мең укучының бары тик 780енә генә елмайды. Тырышлыгыгыз бушка китмәде – сез бүген шушы бәхетлеләр рәтендә, – диде ул.
Ул шулай ук җыйналучыларга республика җитәкчесе Радий Хәбировның тәбрикләү сүзләрен һәм теләкләрен җиткерде:
– Ул, тәү чиратта, сезнең сә­ламәт булып үсүегезне тели, чөнки бу бар нәрсәнең нигезе. Иң мөһиме, чыныгып, спорт бе­лән дус булып дөрес тукланып үсәргә омтылыгыз. Бүген сезнең арада физик мөмкинлекләре чикләнгән 100 бала бар. Алар да сезнең кебек акыллы һәм талантлылар. Аларга авыр чакларында ярдәм итегез. Сезгә матур бәйрәмнәр һәм каникуллар телим!»
Бу көнне балалар махсус яктырткычлар белән әзерләнгән «Яңа ел киресенчә» дигән тылсымлы әкият карады. Чара дәвамында аларны клоуннар озатып йөрде, чыршы тирәли флешмоб үткәрелде, фотога төшү оештырылды. Барлык балаларга да Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Төп елкага чакыру алу – мәр­тәбәле, Яңа елга бик лаек­лы бүләк ул. Кызлар әйтүенчә, киләсе елларда алар тагын да ныграк тырышачак.
Роза Гәрәйшина, балалар иҗат үзәге директоры урынбасары.
Читайте нас: