Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
11 гыйнвар 2019, 16:56

Дөя дә, энә дә – безнең районга!

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз! Быел районыбызның гәзиткә язылучылары арасында беренче тапкыр зур приз – велосипед уйнатылды. Аның да ниндие бит әле – унсигез тизлеклесе! 477 кеше арасыннан Югары Тәтешледән Зимфир Хановка эләкте ул! Бу хакта без зурлап язган идек инде.

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз! Быел районыбызның гәзиткә язылучылары арасында беренче тапкыр зур приз – велосипед уйнатылды. Аның да ниндие бит әле – унсигез тизлеклесе! 477 кеше арасыннан Югары Тәтешледән Зимфир Хановка эләкте ул! Бу хакта без зурлап язган идек инде.
Сүземне ни өчен әлеге хәбәрдән башладыммы? Хик­мәт шунда – шундый ук велосипед «Курай» гәзитенә язылучылар арасында да уйнатылды. Матбугатка язылу чоры башлангач, без бу хакта сезгә хәбәр итеп, квитанция күчермәләрегезне ките­рүе­гезне сораган идек. Бу хәбәргә ышанып бетмәүчеләр дә булгандыр, күрәсең, чөнки аларны нибары 10-15 кеше генә юллады.
Хатлар бүлегендә телефон шалтыраудан туктап тормый. Ә 26 декабрьдә төш алдыннан шалтырау зур сөенеч китерде – җиде район арасында велосипед безнең район кешесенә чыккан! Бу бәхетле кеше – Гүзәл Садретдинова икән! Без аны бик тиз эзләп таптык. Югары Тәтешленең «Җәйгор» балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим, «Курай» гәзитен тәүге көннәреннән үк алдырам, диде ул. Афәрин! Озак та үтми, алар гаиләсе белән Николо-Березовкада урнашкан гәзит редакциясеннән сәпитне барып та алды.
– Шатлыгымның чиге юк. Квитанциямнең күчермәсен тапшырганда бүләк отармын дип уйламаган да идем. Нинди бәхет! Хәрәкәттә бәрәкәт, дип, сәпиттә йөрергә бик яратам. Тузган иде инде, яңасын алырга гына тора идем. Яңа ел алдыннан теләкләр тормышка аша диләр, бик дөрес икән! – дип уртаклашты ул зур сөенече белән.
Велосипед белән беррәттән, башка бүләкләр дә уйнатылган иде. Алардан да буш калмады райондашларыбыз. Гә­зит-журналларга ел саен күп­ләп язылган Иске Чокырда яшәү­че Зинфира Әрманшина таба отты. Дөя дә бүләк, энә дә бүләк, шулай бит, дуслар? «Курай» гәзитен укырга те­ләү­челәр елдан-ел арта бара, димәк, киләсе елларда мондый җиңүчеләр тагын да күбрәк булыр әле.
«Курай» гәзитенә язылучыларга рәхмәт әйтеп, яңа елның тагын да яңа шатлык­лар алып килүен телисе
килә. Сәламәт булыйк, өс­тә­лебез дә, күңелләребез дә бай булсын!
Эльмира Гәрәйшина.
Читайте нас: