Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
11 гыйнвар 2019, 17:22

Лаеклы хезмәт юлы

Балалык һәм үсмер еллары хозур табигатьле, урман-суларга бай Кардон-Әрибаш авылында үтә аның. Ул чакта авылда сигезьеллык мәктәп кенә була, урта белем алу өчен авыл балалары Югары Тәтешлегә йөреп укый. Алар арасында тыйнак кына холыклы, үтә оялчан Альбина исемле кыз да була.

Балалык һәм үсмер еллары хозур табигатьле, урман-суларга бай Кардон-Әрибаш авылында үтә аның. Ул чакта авылда сигезьеллык мәктәп кенә була, урта белем алу өчен авыл балалары Югары Тәтешлегә йөреп укый. Алар арасында тыйнак кына холыклы, үтә оялчан Альбина исемле кыз да була.
Әминә һәм Әлмөхәмәт Нур­мө­хәмәтовларның ишле, шул ук вакытта эшчән гаиләсендә үскән кыз урта мәктәпне тәмамлау бе­лән хезмәт юлын башлап җи­бә­рә. Укырга теләге булса да, әти-әние­мә ярдәм итим, дип, Әрибаш мәк­тәбенә китапханәче булып урнаша. Читтән торып һөнәр үз­ләш­те­рү чорында Альбина Әл­мөхә­мәт кызы төрле оешмаларда хисапчы-контролер, лаборант кебек җаваплы вазыйфалар башкара, нефтьчеләр армиясен дә тулыландыра. Ә 1980 елда ул район прокуратурасында канцелярия мөдире вазыйфасын йөкли. Авыр да, җаваплы да була ул. Бүгенге технологияләр төш­кә дә керми ул чакта. Кая ул компьютер, ксерокс, электрон поч­та һәм башка уңайлыклар. Дис­тә­ләр­чә, йөзләрчә битләрдән торган тикшерү, сорау алу кебек катлаулы трактатларны язу машинкасында басу, өем-өем хатлар, чакыру кәгазьләре җибәрү кебек күп­санлы эшләрне Альбина Әл­мө­хәмәт кызы төгәл һәм сүз ти­дер­мәслек итеп аткарып бара. Аңа гаи­ләсендә алган тәрбия дә, сабырлык һәм төгәллеге дә ярдәм итә.
Ике дистә ел дәвамында Альбина Касыймовага берничә прокурор һәм тикшерүче белән эшләр­гә туры килде. Вазыйфасын сүз тидермәслек башкаргангадыр, һәр­берсе белән уртак тел тапты.
Гаилә хәле буенча Уфага күчеп киткәч тә, тәҗрибәле белгечкә шунда ук эш тәкъдим итәләр. Чөнки БР прокуратурасының кадр­лар бүлегендә Альбина Әл­мө­хә­мәт кызының исеме иң яхшылар рәтендә иде. Ул лаеклы ялга чыкканчы прокуратура органнарында эшләде. Аның намуслы хезмәте һәрчак югары бәяләнде. «Русия прокуратурасына 290 ел» медале, дистәләрчә Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләре нәкъ шул хакта бәян итә дә инде.
Антон Русаков, прокурор ярдәмчесе.
Читайте нас: