Бәхет эзләп читкә киткән якташларыбыз илебезнең төрле шәһәрләрендә яшәп көн күрә. Күпләре шәһәр тормышына күнегеп, авылга сирәк кайтса, ә менә Мәскәүдә гомер итүче якташыбыз – Чургылды егете Әлфир Хәтмуллин елына әллә ничә кайтып әйләнә.
Гаиләдә алты бала туып үссәләр дә, әти-әни, туганнары иртә дөнья куеп, бер туган сеңелесе белән икесе генә кала алар. «Олыгайган саен сагындыра. Яшь барган саен туган ягым, бәбкә үләнле чишмә буйлары үзенә тарта»,–- ди якташыбыз.
Балачакта велосипедка утырып йөрергә хыялланган малай әти-әнисеннән көтеп утырмый дару үләннәре, юкә чәчкәсе җыя, кышын лента суга һәм, хыялын тормышка ашырып, велосипедка ия була. Иптәшләр белән туп тибеп, елгада пертләй каптырган үсмер чакларны ничек сагынмассың.
Әйе, сигезенче сыйныфны тәмамлап авылдан чыгып киткәндә аңа нибары 14 яшь булган. Свердловск шәһәрендә туганнарында торып, һөнәрчелек училищесында электромонтер һөнәрен үзләштергән ул. Ил алдындагы бурычын үтәү вакыты җиткәч, армия сафына алынган. Ул вакытларда солдатлар илләр күреп йөреп кайта иде. Әлфир Хәтмуллин да
Германияне күрү бәхетенә ирешә. Ике ел хезмәтен шунда үткән ул.
1976-1977 еллар, Мәскәү Олимпиадага әзерләнә, эшче көчләр кирәк. Хезмәтен тутырып барган солдатларга Мәскәүдә эшләргә тәкъдим итәләр. Алар арасында Әлфир дә була. Әлбәттә, бу тәкъдимгә сөенеп ризалаша ул. Яшь чагында ятакта яшәсә, аннары коммуналь фатирга өлгәшә. Шулай итеп, якташыбыз Мәскәүдә төпләнеп кала. Анда ул тормыш иптәше Раисаны очрата. Мәхәббәт җимешләре булып ике уллары туа. Бәхеткә, алар яшәгән иске фатирлар урынына яңалары төзелә һәм яшь гаилә яңа квартирага күченә.
Әлфир ага Мәскәүнең тикшеренү институтында өлкән лаборант вазыйфасын үти. Лаеклы ялда булуына карамастан, әле булса эшен дәвам итә. «Хезмәттәшләрем белән тату эшлибез. Ял вакытларында төрле чаралар оештырылып тора, быел исә Идел буена сәяхәт итеп кайттык. Ә отпуск вакытларын туган ягымда үткәрергә яратам. Туганыма каз-үрдәкләр карарга да булышам, җае чыкканда печәнен дә хәзерләшәм. Туган якның тарту көче елдан-ел арта. Балалар үсеп, үз тормышларын корды, алар шәһәр тормышында туып үскән, авыл тузаны исен белмиләр. Олыгайган көнемдә бөтенләй күчеп кайтыр идем, дип хыяллана якташыбыз.
Кыз туганының хәлен белеп торган кеше бәхетле булыр, дигән Ходай Тәгалә. Чит җирләрдә гомер итсә дә, үз телен, үз милләтен онытмаган ул, ата-бабаларыбыздан калган мөселманлык яши аның канында. Кайткан саен ул мәчеткә ашыга, дини бәйрәмнәрдә катнаша. Кендек каның тамган газиз туфрак кадерле шул.