Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
28 гыйнвар 2019, 13:41

Булачак фармацевт

2001 елның Яңа ел бәйрәмнәрендә дөньяга килгән Денис Фәрхуллин кечкенәдән әдәпле, басынкы холыклы, тырыш булды.

Дәү әтисе белән буадан балык тотып, авыл көтүен көтүләп, эшсөяр булып үсте ул. Әнисе Алсу кебек моңлы тавышлы малай мәдәният йортында үткән чараларда чыгыш ясап, мәктәптә спорт ярышларында, төрле эстафеталарда катнашып үсте. Денис Филарит улы беренче сыйныфтан алып яхшы укыды һәм узган елны мәктәпне «5» билгеләренә генә тәмамлап, Ижевск медицина колледжына укырга керде. Ул фармацевт булачак. Бу һөнәрне Денис белеп сайлаган. Әлеге вакытта фар­мацевтиканың киң җәелгән мәле. Бу юнәлештә белем алган студентларга эш табу турында борчыласы юк дип уйлыйм. Күрше егетебезнең киләчәккә хыялы – югары белемле дә булу.

Әлегә Денис тырышып укый, спорт ярышларында катнаша, мәдәни чаралардан да читтә калмый. Аның белән горурланабыз. Авылыбызда шундый акыллы, эшсөяр яшьләр булуы үзе бер шатлык бит ул.


Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: