Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
28 гыйнвар 2019, 15:29

Тырышлык һәм максат белән

Бүген тормышыбызны электроэнергетикасыз күз алдына китереп булмый. Гадәттә, бу өлкәне күпчелеге ир-атлар сайлый, чөнки бу катлаулы тармак техник яктан төпле белем һәм осталык таләп итә. Сер түгел, соңгы вакытта бу өлкәдә кызлар да сынатмый. Алай гына да түгел, югары уңышларга ирешә, фәнни эшләр белән шөгыльләнә.


Югары уку йортында Гөлнур тәүге еллардан ук фәнни эш белән шөгыльләнә башлый һәм 2017-2018 уку елында РФ Президенты стипендиясенә лаек була. 2018 елда бакалавриатны ул кызыл диплом белән тә­мамлый. Югары максатлар куеп яшәүче кыз шул ук елны университетның магистратурасына укырга керә. Быелгы уку елында исә фән өлкәсендә алып барган эшчәнлеге өчен университет галимнәре советының сти­пендиясенә лаек булган.

Әлеге вакытта Гөлнур Рәвис кызы укуы белән беррәттән хез­мәт юлын да башлап җибәр­гән – ул БР Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрылыгында әйдәүче белгеч-эксперт булып эшли. Акыллы, тирән белемле яшь белгечне коллективта да ихтирам итәләр.

– Барлык яулаган уңышларым белән акыллы киңәшләре белән һәрчак ярдәм итүче әти-әниемә, шулай ук күңелемә тәүге белем орлыклары салган беренче укытучым Розалия Закировага рәхмәтлемен. Алар мине үз көчемә ышанырга, югалып калмаска өйрәтте, – ди Гөлнур Рәвис кызы. Акыллыдан акыл, белемледән белем кабул итеп ала белгән кызның яулыйсы баскычлары арытабан да күп булуын телисе генә кала.


Эльмира Гәрәйшина.
Читайте нас: